

Шифаханәнең аерым горурлыгы —“Непоседа” балалар клубы, анда тәрбиячеләр Зөлфия Гайсина һәм Гүзәлия Закирова (фотода) кечкенә кунаклар өчен өй җылысы һәм уңайлылык булдыра. Әти-әниләр балалар бүлмәсенә үз өенә кергән кебек керәләр, анда аларны бәйрәмнәргә, кичәләргә һәм дискотекаларга әзерләнүче, кул эшләре белән мавыгып шөгыльләнүче бәхетле балалар каршы ала.
Ял итүчеләрнең тәэссоратлары турында белү өчен без аларның фикерләре белән кызыксындык.
Уфа шәһәреннән Регина Рәис кызы һәм Владимир Николаевич балалары Максим, Михаил белән килгәннәр.
— “Агыйдел”дә ял итү безгә бик ошады! Туклану яхшы, туклыклы, файдалы, тәмле, ә дәвалау югары дәрәҗәдә оештырылган. Массаж-су асты душы, бассейн һәм ләм белән дәвалану — барысы да шәп! Тренажер залы да безгә көч һәм яхшы кәеф бирә, — ди алар.
Бу фикерләргә Шәммияровлар гаиләсе дә кушылды:
— Вакуум массажы, пар һәм углекислый газлы ванналар, бассейн, магнит, лазер терапияләре безгә аеруча ошады — бик файдалы процедуралар! Ә күп кенә хатын-кызлар косметология кабинетына рәхәтләнеп йөрде.
Шифаханәнең кечкенә кунаклары да үз тәэссоратлары белән уртаклашты.
Амалия, 10 яшь: “Миңа кул массажыннан соң рәхәт булды, бассейн да ошады. Ә фиточәй — телеңне йотарлык!”
София, 4 яшь: “Ә миңа балалар бүлмәсе ошый! Без анда төрле уеннар уйныйбыз”.
Максим, 11 яшь: “Ипподромнан атлар алып килделәр! Без каретада, хәтта атка да атланып йөрдек!”
Миша, 5 яшь: “Шифаханәнең ишегалды бик матур! Наратлар биек, берничә тирмә дә урнаштырылган!”
Ял итүчеләр шифаханә директоры Зөлфия Миңнегали кызына һәм профилакторийның барлык хезмәткәрләренә кайгыртучанлык, җылылык һәм нәтиҗәле савыктыру мохите булдырганнары өчен рәхмәт белдерә.
“Агыйдел” шифаханәсе — сәламәтлекне ныгытып кына калмыйча, уңай энергия, онытылмаслык тәэссоратлар ала, табигать белән гармония таба торган урын ул!
Гүзәлия Закирова,
тәрбияче.
Дүртөйле районы.