+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 декабрь 2025, 05:03

Яңа елга - яңа "Башкорт хуҗабикәсе"!

Миләүшә Шәйхисламова Яңа елны яңа кыяфәттә каршылый.

Яңа елга - яңа "Башкорт хуҗабикәсе"!Яңа елга - яңа "Башкорт хуҗабикәсе"!
Яңа елга - яңа "Башкорт хуҗабикәсе"!

Ул моннан берничә ай элек ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан иде. Аннан соң блогер 30 килограммнан артык авырлыгын югалта. Әлбәттә, кискен ябыгу эзсез үтми, блогерның яңа проблемалары барлыкка килә. Ул күкрәкләре ямьсезләнүгә, битендәге җыерчыклары артуга зарлана. Шул сәбәпле, Миләүшә Шәйхисламова яңадан табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

Өч сәгатьтән артык операция ясаганнан соң, Миләүшә яңа кыяфәтен күрсәтте. Яшәреп, тагын да матурланып китәр әле ул, менә бу бинтларын гына салсын!

Ә без аңа сәламәтлек телик!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас