Аны ачу тантанасында Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының амбулатор медицина ярдәме күрсәтү бүлеге начальнигы Альбина Тансыккужина, район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Феликс Сакаев, Карлыман авылы биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов, медицина хезмәткәрләре һәм әлеге вакыйганы көтеп алган авыл халкы катнашты.
- Табиблык амбулаториясе барлык заман таләпләренә җавап бирә. Беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар бар, бина тулысынча җиһазландырылган. Ә иң мөһиме – кадрлар белән дә тәэмин ителгән, - диде Альбина Гомәр кызы.
Шулай ук, ул чыгышында авыл җирендә яшәүче халыкның лаеклы медицина хезмәте белән файдалана алуын тәэмин итүнең Башкортстан һәм Русия Хөкүмәтләренең мөһим бурычы булуын һәм бу уңайдан байтак эшләр башкарылуын билгеләде. Район җитәкчелегенә дә рәхмәтләрен җиткерде.
- Яңа табиблык амбулаториясен төзү эшләре күптән башланган иде. Моңа кадәр авыл халкына медицина хезмәте махсус җиһазландырылган бинада күрсәтелде. Республика җитәкчелеге һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы бүгенге гади булмаган шартларда табиблык амбулаториясе төзелешен хуплауларына бик сөендек, чөнки ул биредә бик кирәк иде. Моңардан тыш, быел Кырмыскалы районында тагын 5 ФАП ачылды. Бу Башкортстан һәм илебез җитәкчелеге тарафыннан халыкка зур игътибар булуын күрсәтә, - диде Әлфир Фәрхәт улы, әлеге эштә катнашучыларның барысына да рәхмәтләрен җиткереп.
Бу көнне тантаналы шартларда бер төркем медицина хезмәткәрләренә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының, шулай ук район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыл тасма киселгәнннән соң баш табиб Феликс Сакаев һәм әлеге табилык амбулаториясе мөдире вазыйфасын башкаручы Илнур Миңнегулов бина буйлап экскурсия үткәрдедәр. Авыл җирендәге заманча җиһазландырылган медицина учреждениесе барлыкка килүенә, халык һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар булдырылуына сөенми мөмкин түгел. Участок терапевты, кызыл зона терапевты, педиатр, теш табибы, акушер – барысы да бар. Иң мөһиме – медицина хезмәткәрләренең һәрберсе сәламәтлек саклау өлксендә зур тәҗрибәгә ия. Биредә пациентларны кабул итүдән тыш, төрле процедуралар үткәрү, прививкалар ясау, ашыгыч ярдәм күрсәтү кебек хезмәтләр дә күрсәтеләчәк. Моңардан тыш, биредә өч урынлык көндезге стацонар да эшләячәк.
Авыл халкы хыяллары тормышка ашуына шатланса, кунаклар бирегә профилактика һәм киңәш алу өчен генә мөрәҗәгать итәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерде.
Яңа амбулатория авыл халкының сәламәтлеген саклауга, авыруларны профилактикалауга һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә зур өлеш кертер, дип ышанасы килә.
Эльвира Ямалетдинова фотолары.