-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 декабрь 2025, 09:11

Аек бәйрәм – иң яхшысы!

Озайлы яллардан исән-имин чыгыйм, дисәң...  

Аек бәйрәм – иң яхшысы!
Аек бәйрәм – иң яхшысы!

Яңа ел бәйрәмнәре – ул һәрвакыт мул табыннар һәм күңел ачу. Ләкин медицина күзлегеннән караганда, мул итеп ашау һәм исерткеч эчемлекләр куллану бер дә яхшы түгел... Күп калорияле тәмле ризык һәм алкогольле эчемлекләрне чиктән тыш күп куллансак, сәламәтлегебезгә нинди зыян салабыз? Бәйрәмнәрне ничек дөрес үткәрергә? Бу хакта Республика клиник наркология диспансеры баш табибының медицина буенча урынбасары, Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Татьяна Старостина белән сөйләштек.

– Яңа ел – үзенчәлекле бәйрәм. Һәркем аны яңа башлангычлар, яңа планнар, яңа казанышлар белән бәйли. Әмма, кызганычка каршы, халкыбыз өчен озак ял итү һәрвакытта да уңай хис-киче­решләр китерми. Нәкъ менә шушы бәйрәм көннәрендә медицина оешмаларына, хокук саклау органнарына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгатьләр саны арта, – ди Татьяна Николаевна. – Тискәре нәтиҗәләр я турыдан-туры, я читләтеп алкогольле эчемлекләр куллану белән бәйле. Бу бәхетсезлек очраклары, агуланулар, янгыннар, үтерүләр һәм үз-үзенә кул салулар саны арту белән билгеләнә. “Мәдәни ял” нәтиҗә­сендә соматик халәтнең начараюын әйтеп тә торасы юк...


Белгеч әйтүенчә, алкогольнең хәвефсез дозасы юк, аны куллану күпчелек очракта организмның эчке мохитенә һәм психик процессларга зыян китерә, алга таба инде социаль югалтулар булырга мөмкин. Шуңа күрә балигъ булган һәркем уйланылган карар кабул итәргә тиеш: ул нәрсә тели һәм нәрсәгә әзер?
Моннан тыш, гражданнарның аерым категорияләренә, мәсәлән, гипертоникларга һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга алкоголь куллану катгый тыела, дип ассызыклый табиб.
– Алкогольне чиктән тыш куллану – алкоголь кардиомиопатиясе, гипертоник кризлар һәм еш кына инсульт белән катлаулана торган күп җитди йөрәк авырулары үсешенең сәбәбе. Спиртлы эчемлекләр куллану йөрәкнең хроник авырулары, шул исәптән йөрәкнең ишемик авырулары барышын начарайта, чөнки алкоголь миокардка токсик йогынты ясый, – ди Татьяна Старостина. – Алкогольле эчемлекләрне даими куллану баш миенең нерв тукымасында үзгәрешләр китереп чыгара, урыны-урыны белән аның атрофиясе барлыкка килә, ачык фикер йөртү һәм дөрес карарлар кабул итү сәләте бозыла. Психозлар, хәтер югалу, холык үзгәрү, акыл сәләте кимү, әхлакый деградация һәм шәхеснең тулысынча таркалуы барлыкка килә.


Күпләрне алкогольле бәйрәмнәрдә “мәдәни куллану” белән бәйлелек арасындагы чик кайда, дигән сорау кызыксындыра. Белгеч кайбер билгеләргә игътибар итәргә куша:
– хәмер куллану системасының төгәл ешлыгы – эш атнасы ахырында, бәйрәмнәр саен, бәйрәмнәрне “эзләү” (бер көннән озаграк эчү);
– ялгызың гына алкоголь куллану;
– дозаны контрольдә тота алмау (вакыт-вакыт аңны югалтканчы, яки иртән махмыр газапларлык итеп эчү);
– алкоголь тәэсирендә агрессивлык яисә артык эмоциональлек;
– тискәре социаль нәтиҗәләр (эштән азат ителү, водитель хокукын алдыру һ. б.);
– өй шартларында алкоголь әзерләү һәм куллану;
– дус-танышлар алмашыну (дуслар – шешәдәш, я киресенчә, шешә­дәшләр – дуслар булганда).
Белгеч әйтүенчә, мондый күре­нешләр күзәтелгәндә психиатр-нарколог табибы күзәтүе астында медикаментоз дәвалау кирәк. Бу абстинент халәтен, патологик тартылуны туктату, организмның эчке системасын баланслы тоту өчен мөһим. Аннары реабилитацион дәвалау таләп ителә.

Күбрәк компот эчегез!

Әгәр бәйлелек юк икән, алкогольсез шәраб, глинтвейн, сыра – мөмкин булган альтернатива, ди белгеч. Бу эчемлекләрнең тәмнәре охшаш, ләкин исереклек булмаячак.

Әгәр алкоголь инде проблема статусына чыккан икән, үзеңне котыртмаска һәм бәйрәмне куркыныч астына куймаска, башка вариантларга өстенлек бирергә кирәк. Мәсәлән, компот, төрле сутлар эчәргә.

Матур булу өчен 11 сәбәп!

1) Яңа елны каршылаудан соң күңелле халәтне саклап калу өчен. Кемдер махмыр белән авырганда, гаеп хисе белән газапланганда һәм үкенгәндә сез бәйрәм һәм күтәренкелек хисе белән ләззәтләнүегезне дәвам итәчәксез.

2) Айнык кеше фотода отышлы ракурста күренә!
3) Травмпунктка чиратта тормас өчен, чөнки статистика буенча Яңа ел алды көннәре һәм каникуллары – югары травматизм чоры. Аны авырлаштыручы факторларның берсе – исереклек.
4) Аеклык мобиль булырга, руль артына утырырга һәм Яңа ел шәһәрчекләре буйлап йөрергә мөмкинлек бирә!
5) Яңа елның беренче көннәре акча эшләүнең яхшы ысулы икәнен дә онытмагыз (таксида акча эшләү, югары тариф буенча эшкә чыгу).
6) Сәламәт ял көннәре панкреатит, холецистит, цистит кебек күп кенә хроник авыруларның кискенләшүен булдырмаска ярдәм итәчәк.
7) Яңа елны каршылауның барлык матур мизгелләрен аек кеше генә тулысынча хәтердә калдыра ала. Ә алкоголь кулланучыларның күбесе мәҗлеснең башлануын һәм бәйрәм итүнең аерым фрагментларын гына искә төшерә.
8) Тормышның яңа этабын аек бәйрәмнән башларга мөмкин!
9) Яңа елда аек булу – оригинальлек чагылышы.
10) Акчаны алкоголь продукциясенә түгел, ә ниндидер файдалы нәрсәгә сарыф итү өчен менә дигән мөмкинлек.
11) Алкогольгә психологик бәйлелек булуга үзеңне сынап карауның яхшы варианты!

Корпоративлар турында

Табиб бил­гелә­венчә, иң яхшысы – корпоративка ал­когольгә заказ бирмәскә, яки бер символик бокал белән чикләнергә. Бәйрәм конкурсларында, уеннарында актив катнашырга кирәк.

– Бу – елның иң яхшы бәйрәме. Аны чыннан да тылсымлы итегез – алкогольдән баш тартыгыз. Меңләгән коктейль рецептлары бар, шул исәптән алкогольсезләр дә. Аек хәлдә сез туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгын бик ачык тоя аласыз,– ди Татьяна Старостина. – Бу очракта сез Яңа елны алкогольле эчемлекләрсез бәйрәм итү традициясен балаларыгызга тапшырып, аларга үрнәк булачаксыз.
Бәйрәмне исерткеч эчемлекләрдән башка күз алдына китерә алмаучыларга белгеч мондый киңәш бирә:
– Әгәр дә традицион алкоголь атрибутыннан башка булдыра алмыйсыз икән, аны, һичшиксез, акциз маркалы махсуслаштырылган кибеттән сатып алыгыз. Иң мөһиме – эчемлекнең уртача кулланылуы һәм сыйфаты.
Табиб корпоративларда күбрәк хәрәкәтләнергә, өстәл артында гына утырмаска, актив рәвештә төрле уеннарда вакыт үткәрергә киңәш итә. Яңа елны шулай каршылаганда елның беренче көнендә сез яхшы кәефтә һәм сәламәтлектә булачаксыз, дип билгели ул.
– Көнчыгыш календаре буенча 2026 ел – Кызыл Утлы Ат билгесе астында энергия, динамика, үзгәрешләргә омтылыш белән узачак. Яңа ел вакыйгаларга бай булсын, ул якты мизгелләр, уңай үзгәрешләр һәм иминлек алып килсен, – дип теләкләрен җиткерде табибә гәзит укучыларыбызга. – Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!

Фото Татьяна Старостинаның шәхси архивыннан.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас