-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 декабрь 2025, 09:44

“Кешенең якын дусты ул!”

Зур, көчле, тиз, искиткеч матур... Атлар турында сөйләгәндә тагын бик күп сыйфатлар кулланып була. Бу соклангыч җан ияләре кешеләргә төрле өлкәләрдә кирәк — авыл хуҗалыгында, эштә, спортта, дәвалануда. Кемдер кечкенәдән атлар белән аралашып үсә, кемдер соңрак алар белән таныша...  

“Кешенең якын дусты ул!”
“Кешенең якын дусты ул!”

Мәсәлән, балалар һәм өлкәннәр өчен Республика иппотерапия үзәгендә эшләүче әйдәүче белгеч Анастасия Ардашова кечкенәдән атлар ярата. Бирегә ул беренче тапкыр 2012 елда ат арендаларга килгән. Күбрәк ат спорты белән мавыга. Соңыннан монда эшләүчеләргә ярдәмләшә башлый, волонтер булып китә. Һәм менә ун еллап инде биредә иппотерапевт булып эшли. Ягъни ат ярдәмендә кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнә.
— Бу дәвалау ысулына килүемнең шәхси тарихы да бар. Минем апамның (нәнәемнең кызы) сәламәтлеге белән зур проблемалары булды. Постинфекцион энцефалит кичерү сәбәпле, мускуллары гипертонуста калды, ул бик зур авырлык белән хәрәкәтләнә иде, — дип сөйләп китте Анастасия Ардашова. — Мин аны атта дәваланып карарга үгетләдем. Дөресен әйткәндә, атка менә дә алмас дип курыккан идем. Ә аның барысы да килеп чыкты һәм үзенә бик ошады. Ике айдан соң без бик яхшы нәтиҗәләр күрдек, ул... йөгереп диярлек йөри башлады!
Үзәк 2003 елдан бирле эшли. Әле монда 14 ат бар. Аларның алтысы — иппотерапевт.


— Иппотерапия өчен теләсә кайсы атны яраклаштырып булмый. Аның биомеханикасы, атлап йөреше дөрес булырга тиеш. Кемдер иппотерапия өчен карт атлар бара, дип уйлый. Юк алай түгел, — ди белгеч һәм бер матур ак ат янына килә. — Менә, мәсәлән, Кексик. Аңа 27 яшь тирәсе (атлар 33-35 ел яши), без аны сакларга тырышабыз, бик кечкенә, өч-дүрт айлык балаларны дәвалау өчен генә кулланабыз...
— Өч айлык баланы атка салалармы? — гаҗәпләнүемнең чиге юк.
— Әйе, — дип елмая Анастасия. — Утыра алмаган кечкенәләр ат өстендә ятып йөри.
— Нәтиҗәләр ниндирәк инде? — дип сорыйм.
— Нәтиҗәләр бик күп һәм бик яхшы. Баланың тәненә физик йогынтыдан тыш, нерв системасына, психоэмоциональ халәткә уңай йогынты күзәтелә, хәрәкәтләр координациясе яхшыра. Атның тән температурасы кешенекеннән югарырак, шуңа аның җылысы кайбер процессларны “уятып” җибәрә... Хәтта атның исе дә гормональ фонга яхшы тәэсир итә.


Белгеч әйтүенчә, үзәккә кемдер табиб киңәше буенча килә, кемдер атларның уңай йогынтысы турында үзе ишетеп шалтырата. Балалар церебраль параличы белән, коляскада гына утырганнар да мөрәҗәгать итә. Бер генә чикләү — ат белән дәваланырга теләгән кешенең авырлыгы 80 килограммнан артмаска тиеш.
— Күз алдына китерегез: кечкенә бала өчен ат — искиткеч зур хайван. Аның өстендә йөрү балада үз-үзенә ышанычны да арттыра, кабатланмас эмоцияләр дә бүләк итә, — ди Анастасия.
Бу яшь ханым атлар турында бик күп сөйли ала. Шул вакытта аның күзләрендә очкыннар кабына, иреннәренә елмаю куна. Ак, кара, җирән, алмачуар атлар яраткан хуҗаларына колак салып, безнең сөйләшүне кызыксынып тыңлап торгандай...


— Сезнеңчә, ат — кеше өчен кем ул? — димен.
— Иң беренче чиратта — дус. Бик яхшы дус, — ди Анастасия ике дә уйламыйча. — Мин бу үзәкне бик яратам. Биредә миндә атларга мәхәббәт һәм ихтирам уянды, үз урынымны таптым.
— Алдагы ел — Ат елы. Сез Көнчыгыш йолдызнамәсенә ышанасызмы? Бу елдан нәрсә көтәсез? — ди сорыйм.
— Ул йолдызнамәләр юктан гына уйлап чыгарылмагандыр, аны күп-күп еллар элек язганнар, акыллы кешеләр язгандыр дип уйлыйм, чөнки, килешегез, кемнең нинди билге астында туганын искә алсак, күп нәрсә туры килә бит, — ди Анастасия Ардашова, елмаеп. — Ат елы бик яхшы, уңышлы булыр дип уйлыйм.


“Кызыл таң” өчен фотога төшерергә дип ул ак маңгайлы җирән атны сайлады. Чөнки алдагы ел — Кызыл утлы ат елы бит! Җирәнкәйнең исеме Грог икән. Аңа яратып “Гриша” дип дәшәләр. Грог бик тыңлаучан булып чыкты. Ак маңгайлы матур башын горур тотып фотога төште. Хуҗасын тыңлап, төрле номерлар да ясап күрсәтте.
Белгеч сүзләрен искә алсак, Ат елыннан без дуслык, тугрылык көтәргә тиешбез. Символы шундый матур җәнлек булган ел һич тә начар булырга тиеш түгел! Имин ел килсен!

“Кешенең якын дусты ул!”
“Кешенең якын дусты ул!”
“Кешенең якын дусты ул!”
“Кешенең якын дусты ул!”
“Кешенең якын дусты ул!”
“Кешенең якын дусты ул!”
“Кешенең якын дусты ул!”
Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас