-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 гыйнвар , 07:19

"Минем өчен бик авыр сынау..."

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина әтисенең хәле турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. Аллаһ ярдәм бирсен.

"Минем өчен бик авыр сынау..."
"Минем өчен бик авыр сынау..."

- Мин янә әтием янында үземне бала итеп хис итәргә теләр идем. Шул вакытларны бик сагынам. Тик, кызганыч, анда деменция... Хәзер ул инде үзе бала кебек. Иң авыры - әтинең беркайчан да элекке була алмаячагын кабул итү. Мин өчен бу зур сынау булды.

Операциядән соң әти мине танымады, аны нәкъ сабый баланы кебек калаклап ашатырга, юарга туры килде. Мин аны бик кызгандым, көн саен еладым. Әтинең гомер буе шундый булып калуыннан курыкмадым, әмма элекке әтине кайтарып булмау куркытты...

Бу чынбарлыкны кабул итү психологик яктан бик авыр булды. Ләкин вакыт барысын да үз урынына куя. Хәзер без инде күнектек. Мин барлык сынауларны да кабул иттем. Димәк, шулай кирәк. Аллаһ бездән яхшырак белә, — дип яза җырчы.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас