Соңгы айда төбәктә рәсми рәвештә 500дән артык очрак теркәлгән, шуның өчтән бере Уфага туры килгән.
Бу сезонда ешрак Гонконг гриппы дип аталучы A (H3N2) гриппы вирусы очрый. Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов бу штамм турындагы төп сорауларга җавап бирде һәм авыру хәвефен ничек киметергә, дөрес дәваланырга һәм өзлегүләргә юл куймаска кирәклеге турында сөйләде.
– Азат Мөнирович, яңалыкларда һәм әңгәмәләрдә еш кына “Гонконг гриппы” турында телгә ала башладылар. Ул нәрсә ─ – аерым авырумы, әллә сезонлы гриппның бер төреме?
─ Бу А тибындагы грипп вирусының бер төре, аны беренче тапкыр 1968 елда Гонконгта ачыклаганнар. Шуңа күрә Гонконг гриппы, А гриппының башка
штаммнары белән чагыштырганда, “яңарак”, яки хәвефлерәк түгел, әмма ул кискен башлануы, югары температура һәм көчле интоксикация белән аерылып тора.
─ Бу штамм кемнәр өчен аеруча куркыныч?
– Гадәттәгечә, балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулардан интегүчеләр, ягъни иммунитеты ахырга кадәр формалашмаган, яки теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә какшаган кешеләр хәвеф төркеменә керә. Аларда грипп авыруы, чыннан да, авыр үтәргә мөмкин, тик бу штаммның үзе белән бәйле түгел.
– Грипп йоктырган кеше күпме вакыттан соң үзе йоктыра башлый?
– Беренче билгеләр барлыкка килергә бер тәүлек кала кеше тирә-як мохиткә вируслар бүлеп чыгара башлый, йоктыручыга әверелә. Грипп вакытында “йогышлылык” чоры авыру башланганнан соң уртача биш-җиде көн дәвам итә. Грипп авыр кичерелгән очракта, куркыныч чор, кеше тулысынча савыгып беткәнче, ике-өч атнага кадәр арта.
– Салкын тию түгел, ә грипп башлануын аңлатучы өч төп билгене әйтегез әле?
─– Болар – кискен башлану (билгеләр бик тиз, ике-өч сәгать эчендә үсешә), югары температура (38,5-40°C), интоксикация (тән сызлау, баш авырту, кискен хәлсезлек).
Гомумән, халыкта грипп дип еш кына температура булган теләсә нинди
ОРВИны атыйлар. Ләкин медицина күзлегеннән бу дөрес түгел һәм хәвефле булырга мөмкин. Диагностика ике төп этаптан тора. Тәҗрибәле табиб клиник күренеш: кискен башлану, югары температура, баш авырту, томау, йөткерү буенча грипп башлануын билгеләячәк. Тик билгеләр нигезендә генә ахыргы диагнозны куярга ярамый. “Алтын стандарт” булып ПЦР-диагностика тора. Ул 100 процент төгәллек белән грипп вирусының үзен генә түгел, ә аның тибын да (А яки В) билгели. Шулай ук, аптекада сатып алырга, яки поликлиникада эшләргә мөмкин булган экспресс-тестлар да бар, нәтиҗәне 10-15 минут эчендә алырга мөмкин, әмма алар авыруның беренче көннәрендә генә дөресен билгели.
– Гриппны дәвалауда нинди заманча алымнар кулланыла?
─ Терапиянең нигезен тынычлык, түшәк режимын саклау, күп сыекча эчү, яхшы туклану һәм авыруның хәлен җиңеләйтүгә юнәлтелгән препаратлар тәшкил итә. Алар температураны төшерергә һәм баш авыртуын киметергә ярдәм итүче чараларны үз эченә ала.
Грипп авыр кичерелгән очракта, бигрәк тә сулыш алу кыенлашу, хәлсезлек, аң буталу яки өзлегү билгеләре барлыкка килсә, дәваханәгә ятарга кирәк. Стационар шартларда инфузион терапия (капельница), кислород ярдәме, бактериаль инфекция кушылганда – антибиотиклар билгеләү, ә аеруча авыр очракларда үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтыру үткәрелергә мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк: грипп – салкын тию түгел, хәтта катлаулы булмаган грипп билгеләрен дә игътибарсыз калдырырга ярамый.
– Грипптан иң еш һәм иң куркыныч өзлегү нинди?
─ Бу –─ үпкә ялкынсынуы. Ул барлык өзлегүләрнең 65 процентын тәшкил итә һәм үлемгә китерергә дә мөмкин. Икенче урында – кискен бронхит (4,6-8 процент очрак), өченче урында ─– ЛОР-органнар ягыннан өзлегүләр (гайморит, отит), алар авыруларның 1,5-7,6 процентында очрый.
– Азат Мөнирович, прививка ясату ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм аны әле эшләтергә ярыймы?
─ Прививка ясату ─– гриппның авыр формаларын һәм аңардан өзлегүләрне кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы. Әйе, вирус мутацияләнә, әмма Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ел саен югары ихтималлык белән киләчәк
штаммнарны фаразлый һәм вакциналар яңартыла. Хәтта прививка ясалган кеше авырса да, грипп җиңел формада узачак. Иммунитет ике атнадан бер айга кадәр формалаша. Әгәр төрле сәбәпләр аркасында сез әле вакциналанырга өлгермәгән булсагыз, моны эпидемия сезоны дәвамында да эшләргә мөмкин.
– Янәшәдәгеләргә йоктырмас өчен авыруга үзен ничек тотарга?
– Битлек киегез, аны ике сәгать саен алыштырып торыгыз. Уч төбенә түгел, терсәгегезне бөгеп йөткерегез һәм төчкерегез. Кулларыгызны ешрак юыгыз. Фатирдагы һаваның дымлылыгы саклансын: коры һава вируска таралырга ярдәм итә.