Ниһаять, берничә ел өзеклектән соң күпләр яратып өлгергән “Журналист һөнәр алыштыра” рубрикасын яңадан башлыйбыз.
Бу рубриканы хәбәрче Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА алып барачак. Хәтерегездә булса, элекке елларда ул комбайнчы ярдәмчесе, икмәк пешерүче, хирург, нефтьче, ГАИ хезмәткәре, почтальон, сыер савучы, тәрбияче, базарда сатучы һәм көтүче булып караган иде. Быел да без бергәләп бик күп һөнәрләрне барларбыз һәм алар турында сезнең белән уртаклашырбыз. Әгәр дә сез үзегезнең һөнәрегез белән таныштырырга теләсәгез, рубриканың авторын үзегезнең эш урынына чакыра аласыз. Без һәр һөнәр турында язарга әзер! Ягез, башладык!
Рубриканы мин ихата җыештыручы һөнәреннән башлармын, дип уйлаган идем. Хәтта тиешле хезмәтләр белән килешеп тә куйдым. Мине Әбүдәр исемле хезмәткәргә беркеттеләр. Тиешле көнне аңа шалтыратып, эшкә чыгарга әзер булуымны әйттем.
– Юк әле, – диде Әбүдәр көтмәгәндә, – урамнарны ике көн туктамый яуган кардан кичә чистартып беттек бит. Бу көннәрдә кайда булдыгыз, иптәш хәбәрче? Ә хәзер урамнар ялтырап ята, эшнең авыры әлегә бетте. Шуңа күрә чираттагы буранны көтәбез, әзер торыгыз, мин Сезне үзем чакырырмын. Югыйсә, Сез безнең эш турында берни дә аңламаячаксыз.
“Менә сиңа мә! Гади генә хезмәткәр булмады әле бу Әбүдәр!” дип уйласам да, миңа аның белән килешми чара калмады. Шунлыктан бу юлы үземә бик тә ошаган икенче бер эшне башкарып карарга булдым. Бу һөнәр – рентген-лаборант. Нефтекама үзәк дәваханәсенең рентген бүлмәсенә юлландым. “Ярый, биредә кар көрәгән ише булмас әле. Монда эш җиңел, ак халат киеп аласың да, “Сулагыз-суламагыз!” – дип тик торасың!
...Мине шатланып каршы алдылар дип әйтә алмыйм. Чөнки, аңлашыла ки, биредә эшләр өчен санитар кенәгә, хәвефсезлек инструктажларыннан алып, махсус белемгә кадәр кирәк. Шулай да килүемнең сәбәбен аңлаткач, үзара киңәшләшеп, эш урынында калдырдылар. Мин бүген рентген-шәфкать туташы Рәфинә Рәшит кызы Мәрданова белән эшлим.
...Әле сәгать иртәнге сигез дә юк. Рентген-шәфкать туташы Рәфинә Мәрданова җитез хәрәкәтләр белән тәрәзәне ачып, бүлмәне җилләтеп ала, аппаратның төзеклеген, электр кабельләрен, югары вольтлы кабельне, заземление чыбыкларын тикшерә, вентиляция, канализация, су, электрны тикшереп чыга.
Аның аңлатуынча, бу эшләр һәр көнне, һәр смена эш башлаганчы үтәлергә тиеш икән.
Шуннан соң белгеч минем белән инструктаж үткәрә.
– Рентген бүлмәсенең һәм рентгенның нәрсә икәнлеген аңлатып тору бүгенге заманда артыктыр, шулай да исегезгә төшереп үтәм: XIX гасыр ахырында галим Вильгельм Рентген нурланышның яңа төрен ача, ул эчке органнар һәм сөяк системасының сурәттә чагылышын күрү мөмкинлеге бирә. Вакыт узу белән ачышны – галим исеме белән “рентген” дип, ә аның ярдәмендә алынган сурәтләрне – “рентген сурәтләре” дип атый башлаганнар. Без – шул рәсемнәрне төшерүчеләр, – дип кыскача гына һәм бик гади телдә аңлата миңа Рәфинә Рәшит кызы.
– Бу сурәтләргә карап, диагноз куела, шулаймы? – дип белдекле кыяфәт белән сорыйм мин. Нәрсә-нәрсә – аны гына беләбез бит инде!
– Әйе, – ди шәфкать туташы. Без төшергән сурәтләргә, ягъни пациентның эчке органнары һәм сөякләренә карап, рентгенолог диагноз куя. Бездә рентгенолог булып озак еллар Азамат Таһиров эшли.
– Ә рентгенологка махсус укыйлармы?
– Һичшиксез! Рентгенолог анатомия, физиология, патология буенча тирән белемгә, шулай ук рентгенологик диагностика нигезләренә ия булырга тиеш. Аның эшендә детальләргә игътибарлы булу, мәгълүматны анализлый белү мөһим. Безнең Азамат Хәбирҗан улы – нәкъ шундыйлардан. Аның тәжрибәсе дә зур, берәр шикле нәрсә күрсә, тикшерә, авыру тарихын өйрәнә, анализлый. Кыскасы, Азамат Таһиров – бер генә чирне дә уздырып җибәрми торган табиб.
...Менә-менә сигез тулырга тора. Шәфкать туташы халатын кия. Миңа да халат бирәләр. Биредә өс киеменнән йөрү каралмаган, гомумән, ят кеше булырга тиеш түгел. Әмма “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре өчен искәрмә ясалды.
Ак халатны киеп куйгач, иңгә зур җаваплылык яткан кебек була: бирегә бит авыру һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр килә. Ак халат һәрвакыт шуны исеңә төшереп тора кебек. Халат өстеннән миңа авыр радиациядән саклаучы махсус алъяпкыч кидерәләр.
– Без Сезгә төп эшләрне тапшыра алмыйбыз, чөнки ул аерым белем таләп итә, әмма аппаратны кабызу төймәсенә басып, эшкә старт бирә аласыз, – дип елмая шәфкать туташы. Һәм мин бик белдекле кыяфәт белән “Ренекс-Флюоро” аппаратын эшкә җигәм.
– Эш сәгате башлана, исәп журналын Сезгә тапшырабыз, аны тутырып бару авыр булмас, Сез язып өйрәнгән кеше, – ди ул. Анда пациентның исем-фамилиясе, туган елы, башка мәгълүматлар язылып бара икән.
– Сез әле һаман журналларны кул белән тутырып утырасызмы? Электрон рәвештә эшләп булмыймы? – дип сорыйм мин Рәфинә Рәшит кызыннан.
– Барысы да компьютерда электрон рәвештә тутырыла. Әмма журналда да исәп алып барыла, – ди ул.
Рәфинә Рәшит кызы үзе коридорга чыгып, беренче пациентны чакыра.
– Безнең эш бик зыянлымы? Бүген шактый гына нурланыш алырга туры килер микән? – Шәфкать туташына үземне борчыган беренче сорауны юллыйм.
– Рентген – нурлар ярдәмендә диагностикалауның бер төре. Аның зыяны күп. Әмма бүгенге аппаратлар мондый хәвефне киметә. Болар – санлаштырылган аппаратлар, аларның зыяны аз. Өстәвенә, без аппараттан хәвефсез арада торачакбыз, махсус материаллар белән бүленгән стена да саклый.
Шул арада Рәфинә Рәшит кызы беренче пациентны төшерә. Аңа әзер снимокны кайчан һәм кайдан алып булачагын аңлата. Экранда хасил булган снимокка датаны, пациентның фамилиясен, төшерү вакытын һәм тагы ниндидер мәгълүматлар өстәп, аны табибка һәм махсус сервер аша ясалма интеллектка озата.
– Ә ни өчен ясалма интеллектка җибәрәсез? Ул диагноз куямы? – дип аптырыйм мин ИИның бу өлкәгә дә үтеп керүенә таң калып.
– Диагнозны рентген табибы куя. Әмма махсус серверга ясалма интеллектка җибәреп куярга тиешлебез, – ди шәфкать туташы чираттагы авыруны кабул итеп.
Эшне ул йөгереп диярлек башкара, атлап йөрми.
– Сез чабасыз да чабасыз, – димен, тик утыруымнан кыенсыныбрак.
– Югыйсә, без язылган халыкны кабул итеп өлгермәячәкбез, – ди ул.
– Ә безнең организм кабул иткән рентген нурлары нинди үлчәмдә исәпләнә? – дип сорыйм мин шәфкать туташыннан бүгенге эш көненең зыяны турындагы уйлардан арына алмыйча.
– Нурланыш эффектив һәм эквивалент дозада үлчәнә, ә менә үлчәү берәмлеге – зиверт. Кеше организмына нурланышның зыяны шушы берәмлектә исәпләнә.
– Сез бит зыяны юк дидегез? – дип, шәфкать туташына сораулы карашымны төбим.
– Юк, – дип тынычландырырга ашыга мине шәфкать туташы. – Без рентген бүлмәсендә генә түгел, гадәти тормышта да нурланыш алабыз. Әйтик, йолдызлардан, күк җисемнәреннән дә рентген нурлары килә. Дөрес, җирнең озон катламы аларны “тота”, шуңа да без аны сизмибез. Шулай ук Җирнең үзенең дә радиация фоны бар, аның үзәгенә якынлашкан саен ул арта, әмма радиация күләме бик аз, өстәвенә, без инде аңа адаптация үткәнбез. Хәер, нигә әле һавага күтәрелергә, хәтта гап-гади бананда да радиация бар...
– Бананда? – минем аптырауның чиге юк.
– Әйе, бананда, – ди Рәфинә Рәшит кызы һәм аңлатырга ашыга:
– Белүегезчә, бананда калий күп, ә ул өч изотоптан тора: калий – 39, калий – 41, калий – 40. Соңгысы бета-кисәкчекләр чыгарып, радиоактив чыганак булып тора. Моны белми идегезме?
– Юууук, – дип сузам мин.
– Кыскасы, уртача зурлыктагы бананда калий бар, әмма калий-40 өлешенә даими бары тик
0,042 миллиграмм гына туры килә. Бу уртача 0,1 микрозиверт тәшкил итә. Ә без 1 зиверт нурланыштан гына зыян күрәбез. Кешене үлемгә китерү өчен доза 6 зиверттан артык булырга тиеш. Кыскасы, 1 зиверт зыян алыр өчен кешегә 10 миллион, ягъни уртача тонна ярым банан ашарга кирәк булачак.
– Кызык икән, – дип тел шартлатам мин.
– Кызык, – дип елмая Рәфинә ханым. – Башка төр нурланышлар турында бөтенләй белмисезме әллә? Бары тик рентген кабинетында гына зыян алабыз дип уйлыйсызмы? Әйтик, Мәскәүдән Владивостокка очу 400 банан ашауга тиң, зур шәһәрдә кирпеч йортта бер ел яшәү – мең банан ашауга тиң. Ә инде бер тапкыр флюорография үтү – ун бананга тиң. Күрәсезме, замана аппаратлары ул кадәрле куркыныч түгел.
Пациентларны кабул иткән, снимокларын табибка җибәргән арада шәфкать туташы шулай минем белән сөйләшергә дә вакыт таба. Журнал турында да искә төшерә.
– Димәк, банан да куркыныч икән, – дип кабатлыйм мин, үз уйларымнан арына алмыйча.
– Юк ла инде, ул бик файдалы, анда организм өчен кирәк булган аминокислоталар күп, банан йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы, – дип мине тынычландыра шәфкать туташы. – Атом энергетикасы белгечләренең телендә “банан эквиваленты” дигән термин бар, шуңа гына сезгә бананнар аша аңлатырга тырыштым.
Аннары бер очракны сөйләп ала:
– Америкада бер аяк киеме тегүче индивидуаль заказлар кабул иткәндә аяк табаннарын рентгенга төшерә торган булган. Имеш, бу “ябышып торган” аяк киеме тегү өчен кирәк. Шул фирманы соңыннан клиентларга зыян салуда гаеплиләр, чөнки заказ бирүчеләр арасында йөкле ханымнар да, авырулар да, балалар да, рентген төшәргә ярамаган категория дә була.
Рәфинә Рәшит кызы боларны шундый кызыклы итеп сөйли, мин хәтта үземнең эштә икәнлегемне онытам. Ул вакыт-вакыт ручка белән журналга ымлап, аны тутырырга кирәклеге турында искәртә.
...Элек, хәтерлисезме, рентгенга төшсәк, безгә кара пленка тоттырып кайтаралар иде. Мин дә тәүдә “цифровой” дигән сүзгә тиешле игътибар биреп бетермәгәнмен, күрәсең, шул пленкаларны көттем. Инде берничә кешене төшереп тә, теге пленкалар күренмәгәч, Рәфинә Рәшит кызыннан сорадым.
– Алар тарихта гына калды инде, – дип елмайды ул. – Шуңа да бит аппаратлар санлы – биредә снимок экранга гына чыга.
– Хәзерге аппаратларда эшләве дә җиңелрәкме? – дип сорыйм мин “коллегамнан”.
– Җиңелрәк, – ди Рәфинә Рәшит кызы. – Элек пленкаларны алып-куеп, караңгы бүлмәдә проявлять итеп, вакыт үтә иде. Хәзер бу процедуралар онытылды. Әлеге аппарат 2020 елда кайтты, аңарда эшләве күпкә җиңелрәк.
– Аппаратны уйлап кына чыгарган вакытта аның зыяны күп булгандыр инде? Кемнәр беренче булып уйлап табучының аппаратында төшәргә ризалашты икән? Бу бит чын эксперимент булган, – дип уйланам мин.
...Тагы берничә кешене кабул итүгә, коридорда тавыш купты. Чиратсыз керергә җыенган бер хатынны сүгәргә тотынды чират.
Рәфинә Рәшит кызына чыгып, “митинг”ны басарга, “барыгыз да үтәчәксез, тавышланмагыз, зинһар!” дип тынычландырырга туры килде.
– Эшегез бер дә җиңел түгел икән, ә мин
рентген-лаборант булырга кызыга идем, – дидем мин чираттагы пациентның мәгълүматларын журналга теркәп.
– Сез нәрсә, бездә бүген тыныч, мин шатланып бетә алмыйм. Кайчакта бирегә дулап килеп керәләр, кайсы направлениесен оныта, кайсына тиз кирәк, “чират алыгыз” дигән сүз ярамый, хәзер шикаять белән баш табибка йөгерәләр. Ә бүген, күз тимәсен, халык бик тыныч, – ди ул.
Рәфинә Рәшит кызы һаман аягөсте. Инде мин утырып торып арыдым. Аны сөйләндерергә дә кыен. Сәгать 12 тула. Бу вакытта алар бүлмәне “җилләтүгә” туктый, кварц кабыза. Шул берничә минут буш вакыт эчендә Рәфинә Рәшит кызы компьютер экраныннан снимокларны күрсәтеп, аңлатырга тотына.
– Менә күрәсезме, үпкәдәге үзгәрешләр күренеп тора?
Әмма мин берни күрмим, моңа башка күз – табиб күзе кирәктер.
– Безнең эшнең мөһимлеге шунда: организмдагы авырулар гомерен беренче булып ачыклыйбыз, пациентның дәвалану, чирдән котылу мөмкинлеге туа. Шуңа да мондый тикшеренү үтү бик мөһим. Пандемия вакытында бик күп авырулар гомерен саклап калдык без, – ди ул.
Ә мин Рәфинә Рәшит кызының ничек медицинага килүе белән кызыксынам.
– Кечкенәдән үземнең медик буласын белә идем, еланнарга, бакаларга операция ясау ошый иде, бөтен тирә-якка медик күзлегеннән карый, кызыксына идем. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Чайковск шәһәренә медицина колледжына укырга кердем һәм акушерлык факультетын тәмамладым. Хезмәт юлын Пермь краенда, Куеда бистәсендә башладым. Мин табарга ярдәм иткән бәбиләр инде үзләре үсеп җитеп, әни булдылар. Моннан 25 ел элек, 2000 елда рентген-шәфкать туташына укырга тәкъдим иттеләр. Мин ризалаштым, Пермь шәһәрендә укып кайтып, рентген кабинетында эшли башладым. Ул вакыттагы аппаратураны бүгенге белән чагыштырырлык түгел. Хәзер барысы да компьютер аша, ә ул вакытта кул белән этеп йөртә торган авыр аппаратлар иде. Аның каравы, коллективыбыз яхшы иде, Куеда дәваханәсендә үзара дус булып, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек. Әле булса элекке хезмәттәшләрем белән аралашабыз, – ди Рәфинә Рәшит кызы.
2005 елда Мәрдановлар гаиләсе Нефтекамага күчеп килә, менә инде егерме елдан артык ул Нефтекама халкына хезмәт күрсәтә.
...Бу көнне мин шәфкать туташларының эшен “эчтән” күрдем. “Бүген тыныч әле” дигән көннәре дә, минем күзлектән, бик тынгысыз иде. Берсе дөрес басмый, икенчесе кыймылдый алмый, өченчесе, киресенчә, төшергән вакытта тик тормый, шул сәбәпле “фото” сыйфатлы чыкмый, барысына да шәфкать туташының кире чыгып аңлатуы, ярдәме кирәк. Өстәвенә, коридорда халык кимеми, ничә чыксам да, өстәлеп тора. Минем хәвефле йөземне күреп, шәфкать туташы аңлатырга ашыкты:
– Хафаланмагыз, хәзер икенче смена килә, беркем дә төшми калмаячак. Әбиләр һәм бабайлар иртә йөрергә яраталар, шушында берәр сәгать көтеп утыралар.
Без шулай сөйләшкән арада 70 яшьләрдәге ханым кереп, снимокны кайчан килеп алырга икәнлеген сорады.
– Нәтиҗәне регистратурадан сәгать иртәнге уннан кичке бишкә кадәр алырга була, – дип аңлатты аңа Рәфинә ханым.
– Юк, Сез миңа конкрет әйтегез, ундамы, биштәме? – дип кабатлап сорады ул.
– Сәгать уннан алып сәгать бишкә кадәр ничәдә килсәгез дә ярый, – дип тагын бер кабатлады аңа шәфкать тутышы.
Ханымга җавап ошамады:
– Анысын аңладым, әмма ничәдә килим соң? – дип кабатлады ул.
– Үзегезнең вакытны җайлагыз инде, Сезгә ничек уңайлырак, сәгать уннан бишкә кадәр, – дигән җавапка ул, котырынып диярлек:
– Мин ничәдә килим? Шунысын әйтегез! – диде.
– Сәгать өч тула ун минуттан – дигәнемне сизми дә калдым.
– Менә бит, күптән шулай дияргә ярамыймы ни? Югыйсә, аңлатып әйтә дә алмыйсыз, – ханым кофтасын селти-селти чыгып китте. Мин исә эчтән генә “Аллаһ ярдәм бирсен икән” дип укынып калдым. Рәфинә Рәшит кызы исә мондый ”көйсез” пациентларга өйрәнеп беткән, күрәсең, игътибарга да алмый эшен дәвам итте. Мин исә рентген нурлары тагы кайда кулланыла микән дигән уйга калдым.
– Рентгенның башка өлкәләрдә дә кулланылуын беләсездер инде. Әйтик, таможняда контрабандага каршы, шулай ук аэропортларда һәм вокзалларда ярамаган товарны үткәрмәс өчен, – дип сөйләп китте Рәфинә Рәшит кызы.
– Әллә Сез, рентгенда озак еллар эшләп, үзегез дә кешеләрне үтәли күрергә, уйларын укырга өйрәнгәнсез инде? Мин нәкъ шуның турында уйлый идем, – дип елмайдым мин.
– Үтәли күрүен күрмәсәк тә, снимоклар аша аларның “эчен” күрәбез. Эчтән бар кеше дә бер төсле, шул ук үпкә, шул ук сөякләр. Ә менә характеры күренми. Мин шуңа гел уйланам: тәннең чирен дәвалаган сыман, җанның чирен дә дәвалап булсын иде ул. Менә бу урынга “комсызлык” кереп оялаган икән – аны дәвалыйсың, монда – усаллык ята – аны бетерәсең, монда көнчеллек, гайбәт – рентген аша шуларны да күреп, дәвалап булсын иде, – дип уйлары белән уртаклаша тәжрибәле шәфкать тутышы.
Шулай сөйләшә-сөйләшә, ул кабул иткән пациентларның саны йөзгә якынлашты, бу кадәр халыктан минем баш әйләнә башлады, һәркемнең биргән соравыннан, аларга чыгып аңлатып йөрүеннән Рәфинә ханым урынына мин арыдым. Ә Рәфинә Рәшит кызының, күрәсең, бу күренешләргә – иммунитет, ул һаман тыныч, һаман йөгерә.
Ул арада икенче сменаның рентген-шәфкать тутышы Элита Әлфит кызы Нухова килде. Тәүдә миңа аптыраса да, “бик яхшы, ярдәмчем була икән әле!” диде. Тик мин генә инде аякта басып тора алмас хәлгә килеп, тәмам арыган идем, шушы бер смена эш көнем белән хушланырга булдым.
Юл буе уйланып кайттым: һәр эш читтән караганда гына җиңел күренә шул. Менә бит мин үзем ничә ел шушы “дышите-не дышите” булып утырырга кызыга идем. Дөньяда иң җиңел эшләрнең берсе дип саный идем, ә эченә кереп карасаң, бер дә тыныч та, җиңел дә түгел икән! Өстәвенә, күпме зыян аласың! Санлы аппаратлар дисәләр дә, юкка гына 45 яшьтән пенсиягә чыкмый инде рентген-шәфкать туташлары. Карале, зыян дигәннән, миңа да онытмый гына баш мөхәрриргә әйтергә кирәк булыр әле, бу эш көне өчен икеләтә түләнсен, берсе – “за вредность”.
Рентген-шәфкать туташы ролендә
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА
булып карады.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.