-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 гыйнвар , 14:40

Яңа туган 9 сабый үлгән...

Аллаһ сакласын! Нәрсә булган?

Яңа туган 9 сабый үлгән...
Яңа туган 9 сабый үлгән...
Русия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча тикшерү органнары «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» һәм «Ваемсызлык» мәддәләре буенча җинаять эше кузгаткан.

Русия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу елның гыйнварында Новокузнецкның 1нче бала тудыру йортында яңа туган 9 бала үлгән. Хәзер фаҗига урынында тикшерү идарәсе аппараты тикшерүчеләре һәм тикшерүче-криминалистлары эшли, медицина документациясе алына, суд-медицина экспертизалары билгеләнгән, аларның нәтиҗәләре буенча яңа туган балалар үлеменең төгәл сәбәбе ачыкланачак.

Шулай ук, барлык балаларның да Яңа ел бәйрәмнәрендә үлүе билгеле. Тикшерү вакытында баш табибны вазыйфасыннан читләштергәннәр, ә бала тудыру йортын 9 гыйнвардан карантинга япканнар. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, дүрт бала интенсив терапия бүлегендә күзәтү астында тора.

Шул ук вакытта Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко сенаторларга Новокузнецк бала тудыру йортында сабыйлар үлемен тикшерү барышын игътибар белән күзәтергә, вәзгыятьне өйрәнергә һәм мондый очракларны булдырмау өчен закон чыгару башлангычларын тәкъдим итәргә кушты.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас