Төбәк җитәкчесе үз чыгышында биредә дәваланучыларга ярдәм сүзләрен белдерде.
- Без бу бинаны яратып төзедек. Аны катлаулы тормыш шартларына эләккән кешеләр дәваланыр һәм көч җыяр өчен булдырдылар, – диде Радий Хәбиров. - Монда авыручы балалар бар. Безнең бурыч — аларга ярдәм итү, без булдыра алганның иң яхшысын бирү. Һәм без моны чын күңелдән эшләячәкбез.
Республика Башлыгы өлкәннәр һәм яшьләр белән аралашты, шулай ук учреждение коллективына рәхмәт белдерде, хезмәткәрләрнең югары профессиональлеген һәм фидакарьлеген билгеләп үтте.
- Бу монда йөрәк кушуы буенча эшләүче гаҗәеп кешеләр. Без сезне бик хөрмәт итәбез, катлаулы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Аерым рәхмәт сүзләрен төбәк җитәкчесе «Уфа хосписы» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Карина Хәбировага юллады.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-pozdravil-podopechnyh-ufimskogo-hospisa-so-starym-novym-godom-85965/