-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 гыйнвар , 15:30

Олыкүллеләрнең олы шатлыгы!

Яңа ел алдыннан анда яңа табиблык амбулаториясе ачылды.

Олыкүллеләрнең олы шатлыгы!
Олыкүллеләрнең олы шатлыгы!
Амбулаторияне ачу тантанасында Сәламәт­лек саклау министрлыгының амбулатор медицина ярдәме күрсәтү бүлеге начальнигы Альбина Тансыккужина, район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, район үзәк дәва­ханә­сенең баш табибы Феликс Сакаев, Карлыман авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Әхмәтҗанов, медицина хезмәткәрләре һәм әлеге вакыйганы көтеп алган авыл халкы катнашты.

— Табиблык амбулаториясе барлык заман таләпләренә җавап бирә. Беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар бар, бина тулысынча җиһазландырылган. Ә иң мөһиме – кадрлар белән дә тәэмин ителгән, — диде Альбина Гомәр кызы. Шулай ук ул чыгышында авыл җирендә яшәүче халыкның лаеклы медицина хезмәте белән файдалана алуын тәэмин итү — Башкортстан һәм Русия хөкүмәтләре эшчәнлегендә мөһим юнәлеш булуын һәм бу уңайдан байтак эшләр башкарылуын билгеләде. Район җитәкчелегенә дә рәхмәтләрен җиткерде.
— Яңа табиблык амбулаториясен төзү булачак бинаның урынын билгеләүдән башланган иде. Моңа кадәр авыл халкына медицина хезмәте махсус җиһазландырылган бинада күрсәтелде. Республика җитәкчелеге һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы бүгенге гади булмаган шартларда амбулатория төзелешен хуплауларына бик сөендек, чөнки ул биредә бик кирәк иде. Моңардан тыш, 2025 елда Кырмыскалы районында тагын 5 ФАП ачылды. Бу Башкортстан һәм илебез җитәкчелеге тарафыннан халыкка зур игътибар булуын күрсәтә, — диде Әлфир Фәрхәт улы, әлеге эшкә катнашы булганнарның һәммәсенә рәхмәтләрен җиткереп.
Бу көнне тантаналы шартларда бер төркем медицина хезмәткәрләре намуслы хезмәтләре өчен лаеклы бүләкләрен алды. Шулай, стоматолог Ришат Хәкимҗанов һәм фельдшер Людмила Филимонова Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр, министрның Рәхмәтенә шәфкать туташы Екатерина Степанова лаек булды. Шулай ук, район хакимиятенең һәм үзәк дәваханә хакимиятенең дә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыл тасма киселгәнннән соң амбулаториягә уздык. Баш табиб Феликс Сакаев һәм амбулатория мөдире вазыйфасын башкаручы Илнур Миңнегулов бина буйлап экскурсия үткәрделәр. Авыл җирендәге заманча җиһазландырылган медицина учреждениесе барлыкка килүенә, халык өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә уңайлы шартлар булдырылуына сөенми мөмкин түгел. Иң мөһиме – медицина хезмәткәрләренең һәрберсе сәламәтлек саклау өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия. Моңардан тыш, биредә өч урынлык көндезге стационар да эшләячәк.
Авыл халкы хыялларының тормышка ашуына шатланса, кунаклар исә бирегә профилактика һәм киңәш алу өчен генә мөрәҗәгать итәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерде. Яңа амбулатория авыл халкының сәламәтлеген саклауга, авыруларны профилактикалауга һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә зур өлеш кертер, дигән теләктә калыйк!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Олыкүллеләрнең олы шатлыгы!
Олыкүллеләрнең олы шатлыгы!
Олыкүллеләрнең олы шатлыгы!
Олыкүллеләрнең олы шатлыгы!
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас