Әстерхан чикләвеге, майлы балык, йомырка, җиләк һәм кара шоколад баш мие нейроннарының микроциркуляциясен һәм туклануын яхшырта, дип сөйләгән “РИА Новости”га невролог Владимир Мартынов.
Баш миенә майлы балык, йомырка, җиләк һәм кара шоколад кирәк, алар — нейроннарның микроциркуляциясен һәм туклануын яхшырта торган нәрсәләр", - ди табиб.
Мартынов сүзләренчә, баш мие өчен, шулай ук, чикләвекләр файдалы – аларда омега-3, магний һәм антиоксидантлар бар. Невролог билгеләп үткәнчә, әстерхан чикләвеге барысыннан да файдалырак икән.