Сәламәт туклану организмның нормаль эшчәнлеген тәэмин итү, сәламәтлекне саклау, авыруларны профилактикалау һәм актив озын гомерлелек өчен нигез булып тора.
- Рационның калориялелеген контрольдә тоту сәламәт туклануга бирелгәнлекне арттырырга ярдәм итә. Энергетик тигезлекне саклау симерүне профилактикалауда төп момент булып тора.
- Азык кеше өчен энергия һәм туклыклы матдәләр чыганагы булып тора. Калория — организмга азык белән кергән энергияне үлчәү берәмлеге. Сәламәтлекне һәм нормаль тән массасын саклау өчен рационның калориялелеге (энергетик кыйммәте) физик һәм хәрәкәт активлыгы чыгымнарына туры килергә тиеш.
- Рационның калориялелеген дөрес бәяләү мөһим, кешенең җенесен, яшен, физик һәм хәрәкәт активлыгы дәрәҗәсен, шулай ук тән массасын исәпкә алырга кирәк.
- Азыкның калориялелеген контрольдә тотуны җиңеләйтү өчен туендырылган һәм трансмайлар, азык тозы һәм өстәлгән шикәр (кондитер һәм ит-казылык эшләнмәләре, затлы балык ризыклары, тәмле кабымлыклар, татлы эчемлекләр, алкоголь, соуслар) күп булган тирәнтен эшкәртү дәрәҗәсендәге продуктларны рационнан чыгару оптималь.
Азык кыйммәтен саклый торган иң яхшы ризык әзерләү ысуллары – мичтә пешерү, кайнату һәм парда әзерләү.