Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә заманча объектлар ачыла, җиһазлар яңартыла, балалар медицинасын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Төп бурыч — белгечләрне авылга җәлеп итү программаларын гамәлгә ашыруны да кертеп, беренчел звеноны үстерү. Республика җитәкчелеге медицина хезмәткәрләренә һәрьяклап ярдәм итә, ә Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хезмәт коллективларының уртак эше гомумдәүләт проектларын уңышлы тормышка ашыруны һәм тармакны модернизацияләүне тәэмин итә.
“Безнең бурыч — 2030 елга республиканың беренчел звеносында, авылларда һәм шәһәрләрдә тулысынча тәртип урнаштыру. Эзлекле рәвештә бу максатка таба барабыз”, — дип билгеләде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Соңгы елларда сәламәтлек саклау объектлары биналарының һәм җиһазларының нык тузуы мәсьәләләре хәл ителде. Соңгы елда гына алты яңа поликлиника ачылды – Благовещен, Учалы һәм Яңавыл шәһәрләрендә, шулай ук Аскын, Бакалы һәм Әскар авылларында.
Моннан тыш, республиканың торак пунктларында 134 модуль объект – тиз төзелә торган фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиб амбулаторияләре урнаштырылды.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, безнең медицина соңгы еллардагы заман сынаулары лаеклы үтте.
“Ышанам, бу катлаулы чорны узгач, тармак көчлерәк һәм ныграк булачак, – диде Радий Хәбиров. — Кешеләрнең үз сәламәтлекләре белән шөгыльләнергә теләвен, аларның озак һәм актив тормышка омтылуын күрү дә бик мөһим”.
Күптән түгел Аскын районында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту буенча профильле советның күчмә утырышы узды. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту өч төп юнәлеш буенча алып барыла: инфраструктураны үстерү, кадрлар белән тәэмин итү һәм процессларны оптимальләштерү.
Утырыш кысаларында төбәкнең медицина тармагының 2025 елгы эшенә йомгаклар ясалды. Утырышта катнашучылар беренчел звеноны ныгытуга бәйле мәсьәләләр, аерым алганда, медицина учреждениеләрен модернизацияләү һәм төзү, шулай ук медицина учреждениеләрен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү өчен кадрлар мәсьәләләрен хәл итү турында җентекләп фикер алыштылар.
Иң яхшы табиблар бездә эшли!
2025 елда Башкортстанның берьюлы биш медицина хезмәткәре “Елның иң яхшы табибы” Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды. Лаеклы бүләкне алар “Дәүләт сәламәтлек саклау” конгрессында Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кулыннан алды.
Алар — Республика онкология үзәгенең Нефтекама филиалыннан “Иң яхшы онколог” Әдип Арсланов, Уфаның 13нче шәһәр дәваханәсеннән “Иң яхшы участок терапевты” Флүзә Әхмәтҗанова, Караидел район дәваханәсеннән ”Иң яхшы участок педиатры” Эльза Лотфуллина, Республика стоматология поликлиникасыннан ”Иң яхшы стоматолог” Эльвира Галиуллина, Сибай шәһәр дәваханәсеннән ”Иң яхшы акушер” Алита Борискова.
Әдип Арслановның хезмәт стажы – 38 ел. Шуның 32 елын ул онкология өлкәсенә багышлаган. 28 ел гомум онкология бүлеген җитәкләгән һәм операцияләр ясаучы хирург булган.
— Мин Дүртөйле районының Юкәлекүл авылында туып-үстем, — дип сөйләп китте ул үзе турында “Кызыл таң” гәзите журналистына. – Мәктәптән соң Башкорт дәүләт медицина университетында белем алдым, аны 1987 елда тәмамлап, Нефтекамага хирург булып эшкә җибәрелдем.
Сәләтле табиб бу дәваханәгә бөтен гомерен багышлаган. 1994 елда онкология бүлеге ачылгач, аңа шушы бүлекне җитәкләүне һәм үстерүне йөкләтәләр. Табиб сынатмый. Онкология өлкәсендә зур уңышларга, күп пациентларның гомерен озайтуга һәм саклап калуга ирешә. Аның “Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы”, “Башкортстанның атказанган табибы”, 2017 елда “Башкортстанның иң яхшы онкологы” исемнәренә лаек булуы, 2020 елда Пирогов ордены белән бүләкләнүе дә шул хакта сөйли.
Яхшы табиб, онколог нинди булырга тиеш? Бу сорауга ул болай җавап бирде:
— Табиб кешеләрне, үз һөнәрен яратырга тиеш. Һәм бу очраклы сайланган һөнәр түгел, ә тормыштагы билгеләнешең булырга тиеш, — ди ул. – Онколог һөнәре җиңелләрдән түгел. Төрле хәлләрне күрергә туры килә. Күп еллар яман шеш хөкем карары буларак билгеләнде. Безнең максат – пациентка уңышка ышаныч бирү.
Әдип Гаяз улы табиб булачагын җиденче сыйныфта укыганда ук аңлый. Аңа дәваханәдә ятарга туры килә. Малай табибларның нинди белемле, батыр, кыю, оста, сәләтле кешеләр булуын күреп соклана. Аның күңелендә киләчәк һөнәре турында хыял бөреләнә.
— Бүген һөнәремне дөрес сайлавыма тамчы да шикләнмим, — ди ул. – Киләчәктә дә кешеләргә ярдәм итәргә телим.
Ярдәм чаралары тиешле нәтиҗә бирә
Республикада медицина кадрлары дефицитын булдырмау юнәлешендә ярдәм чараларының киң спектры гамәлдә.
2025 елда Башкортстан “Авыл докторы” һәм “Авыл фельдшеры” программаларын гамәлгә ашыру өчен өстәмә 117 миллион сум акча алды. Карар Русиянең Финанс министрлыгы тарафыннан кабул ителде. Өстәмә акчаларны төбәк инде өченче ел рәттән ала. Чөнки республика бүлеп бирелгән федераль акчаларны беренчеләрдән булып үзләштерә. Безнең өчен бу тагын 94 табиб һәм 28 урта медицина хезмәткәре ел ахырында ук 500 меңнән 1,5 миллион сумга кадәр түләүгә исәп тота алды дигән сүз. 2025 ел башыннан 144,5 миллион сумлык ярдәмне 129 белгеч алган инде.
Уңышлы проект тормышка ашырыла
“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” проекты ярдәмендә ерак торак пунктларда яшәүчеләр республиканың әйдәп баручы белгечләре – кардиологлар, онкологлар, офтальмологлар, неврологлар, стоматологлар, рентгенологлар буенча тикшеренү узарга һәм консультация алырга мөмкин.
Төп максат — социаль әһәмияттәге авыруларны иртә диагностикалау, мөмкин булган катлаулануларны кисәтү, һәр торак
пунктта, шул исәптән район үзәкләреннән һәм эре шәһәрләрдән еракта яшәүче-
ләрне сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итү. 2025 елда күчмә табиблар бригадалары 2,5 меңнән артык авылны әйләнеп чыккан, 800 мең кешене кабул иткән, пациентларда гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган чирләрне вакытында ачыклаган.
Сабыйлар — аерым игътибар үзәгендә
2025 елның 10 аенда 1 мең исән туган балага үлем очраклары 3,2 тәшкил иткән. Бу — рекордлы кимү. Аннан алдагы елның шул ук чорында әлеге күрсәткеч 3,9 иде, ә тагын 4 ел элек — 5,4.
Үсеп килүче буынның сәламәтлеге турында кайгырту — төбәктәге өстенлекле бурычларның берсе. Бу өлкәдә нәтиҗәләргә ирешелгән. Беренче чиратта — балалар авырулары һәм сабыйлар үлеме кимү.
Инфраструктура яхшыртыла, поликлиникалар төзелә. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында соңгы вакытта Туймазы, Дүртөйле, Баймак, Мәсәгутьтә балалар поликлиникалары ачылды. Республика балалар клиник дәваханәсенең онкология һәм гематология үзәге эшләтеп җибәрелде, Уфада балалар поликлиникалары модернизацияләнә.