Баланың тугандагы авырлыгы нибары 480 грамм булган.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, мондый очраклар бер генә түгел. Хәзер республикада экстремаль түбән авырлыктагы балаларның 90,5 проценты исән кала. Күп очракта бу җиһазларны яңарту нәтиҗәсендә мөмкин булды: 2025 елда гына да перинаталь үзәкләрдә үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратларыннан алып сабыйларның торышын тәүлек буе күзәтеп тору системаларына кадәр 114 берәмлек техника алынган.
Параллель рәвештә үлем очраклары да кими. 2024 елдагы белән чагыштырганда, перинаталь үлем 21 процентка диярлек кимегән, ә иртә неонаталь — өчтән бер өлешкә.
2026 елда вакытыннан алда туган балалар тагын да күбрәк яшәү мөмкинлеге алсын өчен медицина учреждениеләрен яңадан җиһазландыруны дәвам итәчәкләр.