-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 гыйнвар , 10:16

Ни өчен салкында күп ашыйсы килә?

Тышта — чатлама салкыннар. Сез дә аппетитыгыз яхшырганын сиздегезме? Нишләргә? Ашаргамы, тыелыргамы? Табиблар киңәшләренә игътибар итегез!  

Ни өчен салкында күп ашыйсы килә?
Ни өчен салкында күп ашыйсы килә?

Салкыннарда организмдагы терморегуляцияне үзгәртеп кору һәм метаболизмны тизләтү белән бәйле үзгәрешләр аркасында аппетит яхшырырга мөмкин.
Белгечләр әйтүенчә, моның физиологик сәбәпләре берничә.

Метаболизмның тизләнүе.
Азык бу процесста төп ”ягулык" булып хезмәт итә һәм баш мие организмга энергетик запасларны тулыландыру кирәклеге турында сигналлар бирә. Ачлык хисе көчәя, бигрәк тә энергияне тизрәк бирә торган калориялерәк, майлырак һәм углеводлы азыкка тартылу арта.

Калорияләр чыгымын арттыру.
Организмда җылылык алмашу процесслары салкыннар килү белән активлаша һәм җылылык алмашын тотрыклы тоту өчен күбрәк энергия чыгымнары таләп итә. Димәк, аксымнарга, майларга, углеводларга һәм витаминнарга ихтыяҗ арта.

Кояш яктысы җитмәү аркасында гормоннар дәрәҗәсе үзгәрү.
Бу серотонин — «бәхет гормоны» эшләп чыгаруның кимүенә китерергә мөмкин. Серотонинның түбән булуы еш кына углеводларга (татлы, камыр ризыкларына) тарту уята, чөнки аларны куллану вакытлыча мидә углевод дәрәҗәсен күтәрә, кәефне яхшырта.

Сусау тойгысының басылуы.
Салкын һава торышы сусау тойгысын йомшарта, шуңа күрә су җитмәү еш кына ачлык тойгысы булып тоела.
Шулай ук аппетитка кыска якты көн дә йогынты ясый ала — генетик дәрәҗәдә бу чорда азык эзләргә китәргә кирәклеге салынган.

 

Табиблар ни киңәш итә?


Организмны энергия, димәк, җылылык белән тәэмин итеп, көненә 3-5 тапкыр зур булмаган порцияләр белән тукланырга.


Дөрес ризыклар кулланырга — тәм-томнар, фастфуд һәм тиз ашау өчен тәгаенләнгән продуктлар организмга кыска вакытлы туену тойгысыннан башка берни дә бирми.


Күбрәк су эчәргә — салкыннар сусау тойгысын баса, шуңа күрә су җитмәү еш кына ачлык тойгысы булып маскировкалана.


Көндәлек физик йөкләнешне булдырыгыз — уңайлы температура һәм һава торышы шартларында саф һавада йөрүне, спорт белән шөгыльләнүне (спорт залы яисә бассейн, кышкы спорт — тимераякта, чаңгыда шуу) тәэмин итегез. Иң мөһиме спорттан соң артык ашау түгел, ә калорияләр кытлыгын тулыландыру мөһим.

 

Кышын калорияләрне азайтырга һәм экстремаль диеталарга мөрәҗәгать итәргә ярамый — бу матдәләр алмашының тагын да акрынаюына китерә. Әгәр кыш буена кеше үзенең нормаль авырлыгының 10 проценттан артыгын җыйган икән, табиб-терапевтка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле анализлар тапшырырга кирәк.

Димәк, нишлибез!? Ашыйбыз. Ләкин дөрес һәм файдалы итеп. Физик күнегүләрне дә онытмыйбыз. Сәламәт булыгыз!

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас