Йогышлы булмаган хроник авырулар инвалидлыкның һәм ил халкының вакытыннан алда үлүенең төп сәбәбе булып тора. Мондый авырулардан үлемнәр өлешенә барлык очракларның 70 проценты туры килә, шуларның 40 проценты — вакытыннан алда үлү очраклары.
Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасы билгеләвенчә, йогышлы булмаган хроник авырулар — дәвамлы агым белән характерлана торган һәм генетик, физиологик, экологик һәм үз-үзеңне тоту факторларының кушылмасы йогынтысы нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар. Мондый авыруларның төп төркемнәренә кан әйләнеше системасы, сулыш органнары авырулары, яман шешләр һәм шикәр чире керә.
Йогышлы булмаган хроник авырулар үсешенең 50 процентына төп җиде фактор китерә: тәмәке тарту, рациональ булмаган туклану, физик активлыкның түбән булуы, исерткеч эчемлекләрне күп куллану, артериаль басымның һәм кандагы холестеринның югары дәрәҗәсе, симерү.
Йогышлы булмаган хроник авырулар үсешен кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы булып сәламәт туклану принципларын үтәү, физик активлыкны арттыру һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту тора. Авыруларны профилактикалауда сәламәтлек торышы, даими профилактик медицина тикшеренүе һәм диспансерлау узу мөһим роль уйный.
Сәламәтлек саклау министрлыгы авыруларны кисәтү буенча биргән төп тәкъдимнәр:
сәламәтлекне характерлаучы күрсәткечләрне белергә (кандагы холестерин, кан басымы, кандагы глюкоза дәрәҗәсе, тән массасы индексы, бил әйләнәсе үлчәме);
даими рәвештә профилактик медицина тикшеренүләрен һәм диспансерлау узарга.
Дөрес туклану таләпләре:
- тоз куллануны чикләргә (тәүлегенә биш граммга кадәр — өелмәгән бер чәй калагы);
- җиләк-җимеш һәм яшелчә куллануны арттырырга (көненә кимендә 400-500 грамм — 5 порция);
- организмны клетчатка белән тәэмин итү өчен тулы бөртекле, кузаклылардан ясалган продуктларны кулланырга;
- майлар куллануны киметергә һәм трансмайлар кулланудан баш тартырга. Рационда организмны май кислоталары белән тәэмин итүче үсемлек майлары (тәүлегенә 20-30 грамм) җитәрлек күләмдә булырга тиеш (балык атнага кимендә 2 тапкыр, майлы сортлар кирәк);
- өстәлгән шикәр (баллы газлы эчемлекләр, туңдырма, пирожный һәм башкалар) булган продуктларны куллануны чикләргә;
- тартмаска;
- спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тартырга;
- физик яктан актив булырга.
Һәркемнең сәламәтлеге үз кулында!