Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны Эльмира белә бәби алып кайтырга планлаштыралар. Моның өчен аларга комплекслы тикшеренүләр узарга һәм операция ясатырга да туры киләчәк икән.
«Дуслар, без, Аллаһка тапшырып, тикшеренүләр уза башладык. Тиздән операция. Безнең иң зур теләк – балалар. Күбрәк булган саен - яхшырак», – ди Ришат социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.
«Ниһаять, бер клиникада тукталдык. Биредә барлык анализларны тапшырырга телибез. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Этаплап, барысы хакында да сөйләрбез», – дип өсти Эльмира.
Димәк, Аллаһ кушса, бәби булачак! Хәерле сәгатьтә!
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: социаль челтәрдән.