Инвазив булмаган пренаталь тест Даун, Эдвардс, Патау синдромнарын һәм яралгының башка аномалияләрен ачыклый. Элек аның өчен 20 меңнән 50 мең сумга кадәр түләргә туры килә иде, ә быелдан мотлак медицина страховкалавы буенча — бушлай.
Моннан тыш, 21-49 яшьлек хатын-кызлар хәзер шулай ук медицина полисы буенча кеше папилломасы вирусына (ВПЧ) тикшерелергә мөмкин. Анализ аналык муентыгы яман шеше куркынычын ачыкларга ярдәм итә. Әгәр тест уңай нәтиҗә күрсәтсә, сыекча онкоцитологиясе ясыйлар.
Ә 2027 елдан кеше папилломасы вирусыннан вакцина да бушлай булачак һәм прививкалар календарена кертеләчәк.
Фото: “medelement.com”