Үзәк көю (изжога) кебек рәхәт булмаган күренеш белән һәркем үз гомерендә сирәк булса да очрашадыр. Гастроэнтерологлар бу очракта хәлне җиңеләйтүче ризыкны ачыклаган.
Эшкәртелмәгән ризык һәм ашказаны суты тамакка күтәрелсә, үзәк көю барлыкка килә. Бу авырту һәм күкрәк тирәсе яну тойгысына китерә.
Бер ризык бу уңайсызлыктан коткарырга мөмкин, дип белдерә табиблар. Ул — банан. Бу ризыкны ашап куйгач, бер минут эчендә уңайсызлык тойгысы басылырга тиеш.
Экспертлар аңлатканча, каһвә, помидор, алкоголь, ачы яки майлы ризыклар ашказаны кислотасын арттыра һәм үзәк көюне көчәйтә ала. Шул ук вакытта бананнарда кислота аз һәм клетчатка күп, бу ашказаны юлының лайлалы тышчасын тынычландыра ала. Миндаль, брокколи һәм кәбестә дә үзәк көюдән ярдәм итә ала, дип билгели белгечәр.