+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 февраль , 17:17

Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең поликлиникасы эшли башлады

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ашыгыч медицина ярдәме клиник дәваханәсенең 2нче поликлиникасында булды. Медицина учреждениесе капиталь ремонттан соң 2025 елның декабрендә эшли башлады.Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ашыгыч медицина ярдәме клиник дәваханәсенең 2нче поликлиникасында булды. 

Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең поликлиникасы эшли башлады
Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең поликлиникасы эшли башлады
Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ашыгыч медицина ярдәме клиник дәваханәсенең 2нче поликлиникасында булды. Медицина учреждениесе капиталь ремонттан соң 2025 елның декабрендә эшли башлады.

Баш табиб Ирина Карамова билгеләвенчә, поликлиника 28 меңнән артык ешегә хезмәт күрсәтә, аның куәте – сменасына 450 кеше. Бинада тугыз терапия участогы һәм көндезге стационар урнашкан. ОРВИ билгеләре булган пациентларны кабул итү өчен аерым керү урыны һәм уңайлы көтү зонасы булган яңа бокс булдырганнар.

Ремонттан соң кабинетлар саны 44тән 51гә кадәр арткан. Ташламалы категория кешеләре өчен «Башфармация» предприятиесенең дару препаратлары бирү пункты оештырылган. 28 урынга исәпләнгән көндезге стационарда уңайлы палаталар җиһазландырылган, яңа процедуралы креслолар урнаштырылган. Медицина учреждениесе биналарын аз хәрәкәтләнүче пациентларны кабул итү өчен җайлаштырганнар.

Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/v-ufe-nachala-rabotu-obnovlyonnaya-poliklinika-klinicheskoy-bolnicy-skoroy-medicinskoy-pomoshchi-86431/
 
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa


Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас