+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 февраль , 10:09

Мүк җиләге алдыгызмы?

Бүген базарларда, кибетләрдә күп сатыла ул. Аның бөтен файдасын беләсезме?  

Мүк җиләге алдыгызмы?
Мүк җиләге алдыгызмы?

Яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда мүк җиләген куллану аеруча отышлы.

Мүк җиләгендә А, С, К һәм В төркемендәге күп витаминнар бар. Бу җиләктә аеруча калий күп. Кальций, магний, фосфор, натрий да җитәрлек күләмдә. Шулай ук тимер, йод, марганец һәм бакыр бар.

Мүк җиләгендә органик кислоталар һәм феноль кушылмалар күп, ул радиациядән һәм онкологик авырулардан саклый.

Кыш көне мүк җиләген элек-электән салкын тию авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. Аның табигый антибиотик булуын да онытмаска кирәк.

Мүк җиләге суты – бөерләргә таш утыруга каршы бик яхшы чара. Сутны герпес һәм гөмбәчек авырулары булган урыннарга сөртсәң дә файдасы бар. Компресс эшләсәң, баш авыртуын да баса.

Ашказаны авырулары булган кешеләргә мүк җиләге бик киңәш ителми. Аз гына күләмдә, шикәр белән уып ашарга да мөмкин.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас