+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 февраль , 17:32

31 меңнән артык якташыбыз МАХ аша табибка язылган

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Хөкүмәте утырышында Сәламәтлек саклау системасына МАХ мессенджерын кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

31 меңнән артык якташыбыз МАХ аша табибка язылган
31 меңнән артык якташыбыз МАХ аша табибка язылган

- MAX бүген гади аралашу чарасыннан күп функцияле платформага әверелә. Аның дәүләт сервислары, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә интеграциясе үсә. Декабрьдә бу платформада пациентларга табибка язылу өчен өстәмә канал биргән махсус чат-бот эшли башлады, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм яңа хезмәттән республиканың 31 меңнән артык кешесе файдалануын ассызыклады.

Башкорстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, беркетү медицина оешмасына табибка язылу сервисы белән чат-бот 2025 елның декабрь ахырында эшли башлаган. Табибка кабул итүгә язылуның эшләнгән сценарие үз эченә кулланучыны идентификацияләүне, медицина оешмасын һәм табибны сайлауны, кабул итү датасын һәм вакытын сайлауны, кулланучыга уңышлы язылу турында хәбәр итүне, шулай ук язманы карау, гамәлдән чыгару мөмкинлеген ала.

Министр хәбәр иткәнчә, киләчәктә милли мессенджерда шулай ук медицина документларын алу, онлайн-консультацияләр үткәрү, хастаханә кәгазьләрен ябу һщм башка сервисларны гамәлгә ашыру планлаштырыла.


"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас