Башкортстанның медицина учреждениеләренә менингококк инфекциясе очрагына бәйле рәвештә кирәкле чаралар турында хатлар җибәрелә. Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хатларны ялган дип атадылар.
Ялган документта Уфадагы сугыш ветераннарының Республика клиник госпиталендә янәсе авыруның расланган очрагы ачыкланган дип билгеләнә. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый хатлар җибәрмәгән, мондый эчтәлектәге карарлар юк һәм планлаштырылмый. Төбәктә эпидемиологик хәл тотрыклы кала бирә.
"Бу мәгълүмати-псхологик операцияләр үзәгенең чираттагы провокациясе. Ул ялдагы СВОдп катнашучыларга медицина ярдәме ала алмасыннар өчен каршылык тудыруга юнәлтелгән. Шикле документларга ышанмагыз. Шик булган очракта мәгълүматны бары тик рәсми сайтларда һәм министрлыклар һәм ведомстволарның социаль челтәрләрендә генә тикшерегез", — дип кисәтәләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.