+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 февраль , 04:50

Өч кешедә котыру чире табылган

Шуның икесе - балалар. Авыру актив фазага күчкәндә һәрвакыт диярлек үлемгә китерә.

Өч кешедә котыру чире табылганӨч кешедә котыру чире табылган
Өч кешедә котыру чире табылган
Башкортстанда ел башыннан өч кешедә котыру чире табылган. Мондый диагноз Сибай кешесенә, Стәрлетамак һәм Уфа балаларына куелган. Алар барысы да тиешле дәвалау ала, дип хәбәр иттеләр Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсендә.

Медицина учреждениесендә котырыну билгеләре кешедә тиз генә күренмәвен искәрттеләр. Инкубация чоры 1 айдан 3 айга кадәр булырга мөмкин. Авыру актив фазага күчкәндә һәрвакыт диярлек үлемгә китерә, шуңа күрә беренче билгеләр барлыкка килгәнче вакцинацияне башлау бик мөһим.

Беренче стадиядә кычыту, авырту, инде төзәлгән тешләү урынында чәнчү, югары температура, баш авырту, хәлсезлек, күңел болгану барлыкка килергә мөмкин. Кеше сәбәпсез курку, борчылу, депрессия, йокысызлык кичерергә мөмкин.

Иң характерлы фаза, дулкынлану стадиясе башланганда, судан курку, төкерек күп агып чыгу, агрессия приступлары, аэрофобия һәм фотофобия – яктылыктан көзән җыеру - күренәләр.

Дәваханәдә билгеләп үтүләренчә, Башкортстан котыру авыруының табигый учагы булып тора. Быел карантин күп районнарда игълан ителгән дә инде (Стәрлетамак, Баймак, Иглин, Караидел, Күгәрчен, Әбҗәлил). Йоктыручылар төлкеләр генә түгел, йорт песиләре, этләр, керпеләр һәм хәтта «кулдан» сатып алынган ветпаспортсыз хайваннар да булырга мөмкин.

Вирус тешләгәндә, тырналганда яки лайлалы (күз, авыз) һәм ачык яраларга эләккәндә төкерек аша күчә.

Әгәр дә сезне хайван тешләгән яки тырнаган икән, яраны сабынлы эремә белән, аннары су һәм водород перекисе белән ашыгыч рәвештә һәм яхшылап юыгыз. Кырыйларның 5 процентлы йод белән эшкәртегез. Аннары ашыгыч рәвештә травмпунктка мөрәҗәгать итегез. Ашыгыч прививка һәм иммуноглобулин - котыру чиреннән бердәнбер котылу чарасы. Вакцинаны беренче 24 сәгатьтә, әмма 14 көннән дә соңга калмыйча ясарга мөмкин.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас