-20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 февраль , 19:32

"Сәламәтлек контроле" проекты турында фикер алыштылар

Кичә Башкортстан Иҗтимагый палатасының "Здравконтроль" проектын гамәлгә ашыру буенча вакытлы эшче төркеме үткән елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, агымдагы елга планнар билгеләде.

"Сәламәтлек контроле" проекты турында фикер алыштылар
"Сәламәтлек контроле" проекты турында фикер алыштылар

Утырышта җәмәгать эшлеклеләре генә түгел, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм күзәтчелек органнары вәкилләре дә катнашты.

Проект Башкортстан Башлыгының Иҗтимагый палатаның 15 еллыгына багышланган чарада ачык әңгәмә барышында яңгыратылган йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. ”Сәламәтлек контроле" 2024-25 елда республиканың 26 медицина оешмасында үткәрелгән, быел янә 12 оешмада тикшерү үткәрү планлаштырылган.

"Сәламәтлек контроле"нең төп бурычы – 2030 елга медицина оешмаларының тулы мәгълүмати ачыклыгын, барлык категория гражданнар өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген һәм медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлек процессларының аңлаешлылыгын тәэмин итү.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: Башкортстанның Иҗтимагый палатасы

Автор: Денис Таваев
Читайте нас