+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 февраль , 04:26

"Башта - шок, аннары уйлар…"

Күпләрнең яратканы җырчысы Сиринә Зәйнетдинова авыр көннәр кичерә.

"Башта - шок, аннары уйлар…""Башта - шок, аннары уйлар…"
"Башта - шок, аннары уйлар…"

Ул аягын имгәткән.

«Кадерлеләрем, тормыш әле уң яктан бәрә, әле сул яктан бәрә… Кичә сәхнәдә очып йөргән идем, ә бүген - гипс белән «дус». Юк, сыну түгел, каты растяжка, ләкин табиблар аякны сакларга кушты һәм гипс салды.

Бер мизгел, бер уңайсыз хәрәкәт - һәм тормыш «стоп» төймәсенә басты.

Башта - шок, аннары уйлар… Ләкин рухым сынмады.

Мин беләм, бу — вакытлыча. Бу — ял. Бу — яңадан тагын да көчлерәк кайту өчен пауза. Сәхнә мине көтә, ә мин әзерләнәм. Борчылмагыз, барысы да яхшы була. Үзегезне саклагыз, зинһар. Сәламәтлек — иң зур байлык.
Концертларымда көтәм!» – дип сөйләде Сиринә.

Яраткан җырчыбызга сәламәтлек телик.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас