+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 февраль , 14:15

Шикәр авыруы янаса...

Белгечләр киңәшенә игътибар итегез.

Шикәр авыруы янаса...
Шикәр авыруы янаса...
Шикәр авыруы белән авырганда шикәр, кайнатма, кәнфит, хәлвә кебек татлы ризыклар бөтенләй ярамый. Аз гына (көнгә өч тапкыр берәр калак) бал ашарга рөхсәт ителә. Аның составында авырулар әйбәт кичерә торган фруктоза бар.

Шикәрне ксилит яисә сорбит белән алмаштыралар. Составында В төркеме витаминнары (көрпә, чүпрәле эчемлек) һәм аскорбин кислотасы (гөлҗимеш) күп булган ризыклар кулланырга киңәш ителә.

Табиблар атнага бер-ике тапкыр майсыз ит һәм балыкның майсыз сортлары (сыла, чуртан, тәрәч, сазан) ашарга тәкъдим итә.

Бавырның эшчәнлеген яхшыртырга эремчек, солы боткасы ярдәм итә. Ризыкларны суда яисә духовкада пешерәләр. Аз-азлап көнгә дүрт-биш тапкыр ашарга кирәк.

 
Автор фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас