65 ел элек, табигать аклыкка-сафлыкка төренгән илаһи мизгелдә, Дүртөйле шәһәрендә Нурлыҗиһан Фазлетдин кызы һәм Якуп Сәхибзадә улы Камалетдиновларның күркәм гаиләсендә өченче бала булып кызлары дөньяга килә. Әти-әнисе аңа гөл кебек назлы, матур, гүзәл, күңеле һәрвакыт шат, нурлы булсын, дип, Гөлшат исеме куша. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, гомер бүләк иткән газиз кешеләреннән, абыйлары Гөлүс һәм Флүстән үрнәк алып, кешелекле, ярдәмчел, итагатьле булып үсә ул. Әтисе Якуп абый озак еллар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында бүлек начальнигы булып эшли, 9 ел Дүртөйле поселок Советы депутаты була, районның Иске Солтанбәк авылында туып-үскән әнисе Нурлыҗиһан апа “Ленин Байрагы” (хәзерге “Юлдаш”) гәзите редакциясендә корректор булып эшли.
– Сөекле әти-әниебез безне, өч баланы, җил-яңгыр тидерми үстерделәр, зур тормыш юлына чыгардылар, – ди Гөлшат Якуп кызы, горурланып. – Безне һәрвакыт тырыш, кечелекле, максатка омтылучан булырга, тормышта һәрнәрсәгә үз көчебез белән ирешергә өйрәттеләр. Әниебез пешергән ризыклар искиткеч тәмле була иде. Әле дә ул ризыкларның тәме тел очында! Әтиебезнең дә кулыннан килмәгән эш юк иде, һәр эшкә җитез, өлгер булды. Гомумән, аларга хас булган күркәм сыйфатларны санап бетерү мөмкин түгел. Гомерләре буе ак күңелләре белән безгә яхшылыклар гына өләшеп, изгелекләр генә кылып яшәделәр. Үкенечкә каршы, газиз кешеләрем, илле елга якын тигез, тату гомер кичереп, бакыйлыкка күчте. Аяусыз авыру абыем Гөлүсне дә теге дөньяга алып китте. Урыннары оҗмахта булсын!
Гөлшат кечкенәдән үк табиб булырга хыяллана. Биш яшендә үк укол кадарга өйрәнә, ахирәтләре белән табиб булып уйнарга ярата. Бу кызыксынуы аны, Дүртөйледәге 2нче урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина институтына алып килә. Арытаба ул неврология буенча ординатурада белем ала. Кытайда академиядә укый, рефлексия терапиясен өйрәнү буенча ике тапкыр белемен камилләштерә. Менә 32 ел инде җаваплылыгы чикләнгән “Саната” җәмгыятенә җитәкчелек итә.
Хәзерге вакытта “Саната” медицина үзәгендә 16 кеше хезмәт сала. Биредә бердәм, тату коллектив тупланган. Гөлшат Хәсәнованың кызы Алина да биредә хезмәт сала. Ул – чын-чыннан әнисенең уң кулы, һәрьяклап ярдәмчесе. Биредә косметология зур үсеш алган, сөлек салу (гирудотерапия), энә кадау (иглоукалывание), озонотерапия (озон белән дәвалау), гемосканлаштыру (микроскоп аша канның сыйфатын тикшерү, ул күп авыруларны ачыкларга ярдәм итә) ысуллары киң кулланыла. Бирегә дәваланырга, Башкортстаннан тыш, илебезнең төрле төбәкләреннән дә киләләр. Күптән түгел Чехославакиядән дә килеп, дәва алганнар. Гомумән, “Саната”ның даны тирә-якка таралган, аны илебездә дә яхшы беләләр.
– Сөлекне ишемия инсульты һәм инфаркт белән авырый башлаган чорда куллану аеруча яхшы нәтиҗә бирә, – ди Гөлшат Якуп кызы. – Сөлек пиелонефрит, вегетатив кан тамырлары дистониясе, тромбофлебит кебек авыруларны да дәвалый, түлсезлектән гаҗиз булган хатын-кызларга ана булу бәхете бүләк итә. Әмма йөкле хатын-кызларга, кан басымы, гемоглобины түбән, тән температурасы югары булган кешеләргә сөлек салдыру катгый тыела. Сөлек белән дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү мотлак.
Гомумән, сөлек кешегә өч мең ел чамасы хезмәт итә. Гиппократ, Әбугалисина, Пирогов аны төрле авырулардан дәвалау өчен кулланганнар. Хәзерге вакытта “тере шприцлар” белән барлык шифаханәләрдә, Президент клиникаларында дәвалыйлар. Сөлекнең табигатьтә очраучы йөзләрчә төреннән берничәсе генә медицинада кулланыла. Бу елларда сөлек Халыкара “Кызыл китап”ка кертелде.
Халык сәламәтлеген кайгырту, авыруларга ярдәм кулы сузу, савыктыру максатыннан ачылган әлеге шәхси клиника заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Шәхсән үзем “Саната”дан күп еллар сөлек сатып алам, дәваланам. Мин биредә булганда да төрле төбәкләрдән дәваланырга байтак кеше килгән иде. Һәркайсы “Кызыл таң” гәзите аша “Саната”га рәхмәтен җиткерде.
– Гөлшат Якуп кызының һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең күңелләре тулы изгелек. Алар авыруларны җылы сүзләре белән дә дәвалый, куллары алтын, шифалы. Һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы булганнары өчен яратабыз, хөрмәт итәбез, – ди алар хакында Уфа районыннан килгән Наилә һәм Фәнил Галиевлар.
– “Саната”га күп еллар сөлек салдырырга 215 чакрым узып киләбез. Хаклары да кыйммәт түгел, иң мөһиме, шифасы зур. “Саната”га килеп, түлсезлектән дәва таптым, ана булу бәхетенә ирештем, – ди Миякә районыннан килгән Зөһрә Булатова.
– “Яхшы сүз – җан азыгы”, ди халык. “Саната”га килеп керү белән табиблар якты йөз белән каршы ала, сыйфатлы хезмәтләндерә. Барлык авырулар онытылгандай була. Гемосканлаштыру үттем, микроскоп аша канымның сыйфатын тикшерттем. Моның өчен биредәге табибларга чиксез рәхмәт, – ди Югары Кыйгыдан килгән Риф Кәримов.
* * *
Иртәгә, 14 февральдә, һәркем белән уртак тел табып эш итүче, йөзеннән һәрвакыт нур сибелеп торучы, ихлас күңелле, төрле кул эшләренә, аш-суга оста, “Саната”ның чын-чыннан нуры, бизәге булган Гөлшат Хәсәнова туган көнен билгели. Аны шушы күркәм гомер бәйрәме белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет-шатлыклар, кызлары Алия, Алинаның, оныклары Сәет, Гардий, Милананың игелекләрен күреп, куанычлы озын гомер кичерүен телисе килә. Күңелегез кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй матур, даладай киң, киләчәгегез кояш кебек якты булсын!
Хөрмәтле Гөлшат Якуп кызы!
65 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын Сезнең кебек
Матур үтәр кем генә?!
Уңган, олы җанлы да Сез,
Кылганыгыз – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен һәр көнегез,
Бәхетегез булсын гомерлек!
Сәгать суга, гомер, еллар уза,
Аларны һич булмый туктатып.
Тукталмасын, еллар узган саен
Сезнең шатлык барсын гел артып!
Әхнәф ӘМИНЕВ.