Табиблар аларга даими тикшеренү узарга (шул исәптән диспансер күзәтүе кысаларында) куша һәм түбәндәге киңәшләрне бирә.
- Бернәрсә дә борчымагандай тоелса да, даими профилактик тикшеренүләр һәм диспансерлау узарга кирәк (шул исәптән репродуктив сәламәтлекне бәяләү максатында), бу куркыныч һәм авыру факторларын ачыкларга мөмкинлек бирә.
- Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, начар гадәтләрдән, шул исәптән тәмәке тартудан һәм алкогольне артык кулланудан, баш тартыгыз.
Алкогольне артык куллану бавырны зарарлауга, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин. Шулай ук, ул гаилә һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара мөнәсәбәтләргә дә тискәре йогынты ясый.
Тәмәке тарту онкологик, бронх-үпкә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына һәм инсультка китерергә мөмкин, импотенция китереп чыгара. Тәмәке тартудан баш тарту үз сәламәтлегегезне саклау өчен иң яхшы чараларның берсе булып тора ― 2-12 атна дәвамында үпкә функциясе яхшыра, ә ел дәвамында йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычы, тәмәке тартучыларның куркыныч дәрәҗәсе белән чагыштырганда, ике тапкырга кими.
Дөрес сәламәт туклану принципларына таяныгыз. Сәламәт ризык куллану тән авырлыгын контрольдә тотарга ярдәм итә, димәк, симерүне кисәтә, шикәр чире һәм башка бик күп авырулар үсеше куркынычын киметә.
Көн саен җиләк-җимеш, яшелчә, кузаклы һәм бөтен бөртекле продуктлар куллануны арттырырга тәкъдим ителә. Рационга чикләвекләрне кертергә, тоз куллануны көнгә 1 чәй калагына кадәр чикләргә кирәк.
Шикәр куллану калорияләрнең гомум кулланылышыннан - 5, ә туендырылган майларны куллану калорияләрнең гомум кулланылышыннан 10 проценттан артмаска тиеш.
- Физик активлыгыгызны арттырыгыз. Физик активлык сезгә сәламәт авырлыкны сакларга ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульт, диабет һәм яман шеш авырулары куркынычын киметә, шулай ук депрессия белән көрәшергә ярдәм итә.
Өлкән кеше көн саен уртача интенсивлыктагы физик активлык белән 30 минуттан да ким шөгыльләнмәскә тиеш.