-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 февраль , 10:21

Инсулинга резистентлык нәрсә ул?

Табиб-эндокринолог Гөлнара Әхмәдуллина белән әңгәмә.

Инсулинга резистентлык нәрсә ул?
Инсулинга резистентлык нәрсә ул?

 

Аны XXI гасырның йогышлы булмаган пандемиясе яисә “тыныч эпидемия” дип атыйлар. 2024 елның 14 ноябренә – Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көненә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әзерләгән мәгълүматларга караганда, Җир шарында диабет авыруы белән яшәүче кешеләр (балалар керми) саны 800 миллионга якынлашкан. Бу, 1990 елдагы сан белән чагыштырганда, дүрт тапкыр күбрәк.

2006 елда ук БМОның Генераль ассамблеясендә дөньяның барлык илләренең коточкыч арта баручы шикәр диабеты эпидемиясенә каршы көрәштә берләшү зарурлыгы турында резолюция кабул ителә. Шунысы игътибарга лаек, БМО тарихында бу – дүртенче шундый резолюция. Беренче өчесе малярия, туберкулез, ВИЧ-инфекция кебек йогышлы авыруларга кагылышлы була.
Русиядә шикәр диабеты белән авыручы 5 миллион кеше теркәлгән. Белгечләр фикеренчә, бу айсбергның очы гына. Тагын шулкадәр үк кеше үзенең диагнозы турында белми. Һәр дүртенче русияле икенче типтагы шикәр диабеты белән авырый яисә хәвеф төркемендә тора.
Авыруны иртә ачыклау һәм нәтиҗәле дәвалану пациентларның тормыш сыйфатын гына күтәреп калмый, гомерен дә озайта. Авыручыларның 90-95 процентында икенче типтагы диабет табыла. Аның билгеләре берничә елдан, катлаулылыклар барлыкка килгәч кенә ачыкланырга мөмкин. Кешедә инсулинга резистентлык күренеше акрынлап шикәр диабеты үсешүгә китерә. Шикәр диабеты диагнозы куелганчы күпкә алдарак организмда барлыкка килгән үзгәрешләр, туклану мәдәнияте һәм башкалар турында табиб-эндокринолог Гөлнара ӘХМӘДУЛЛИНА белән әңгәмәләштек.

– Гөлнара Рамилевна, инсулинга резистентлык нәрсә ул һәм кеше өчен ни дәрәҗәдә хәвефле?
– Кеше ашаганнан соң, канга бүленеп чыккан глюкоза, күзәнәккә үтеп кереп, энергия бирә, шуннан без көч, дәрт артуын сизәбез. Ашказан асты бизе бүлеп чыгарган инсулин гормоны глюкозаны күзәнәккә кертүче үзенчәлекле “ачкыч” ролен үти. Шунда кандагы глюкоза микъдары да, инсулин күләме дә кими. Тик күзәнәкләр инсулинга сизгерлеген югалткан очракта гормон глюкозага юл ача алмый һәм ул күзәнәккә үтеп керми кала. Нәтиҗәдә, кан составында шикәр микъдары да, инсулин гормоны дәрәҗәсе дә арта. Инсулинга резистенлык шушы була.
– Ни өчен шулай килеп чыга? Моның сәбәпләре нәрсәдә?
– Чөнки без үз вакытында исулинны кирәгеннән артык сарыф итәбез. Камыр ризыкларын күпләп ашыйбыз, баллы яратабыз. Организмда инсулин күпләп эшләп чыгарыла, ашказан асты бизе аны контрольсез җитештерә башлый. Ул инсулинны аерым күләмдәге ризыкка шартлы берәмлек дәрәҗәсендә эшләп чыгара алмый. Чөнки без шундый тәртипсез-системасыз ашыйбыз ки, инсулинның глюкозага сизгерлеге шул дәрәҗәдә кими, хәтта күзәнәккә “ишек”не ачу яисә ачмауда да системаны югалта. Глюкоза күләме артып, кан тамырларына зыян сала.


– Организмында шундый җитди үзгәрешләрне кеше тоямы? Гомумән, инсулинга резистентлыкның тышкы билгеләре буламы?
– Гадәттә, андый кешеләр артык авырлыгы белән аерылып тора. Бу ничек килеп чыга соң? Әйтүебезчә, инсулин ярдәмендә күзәнәккә килеп кергән глюкоза кешегә көч бирә. Ә инсулинга резистентлык булганда глюкоза күзәнәккә керми, кан тамырлары буйлап әйләнеп йөри һәм артыгы май тукымасы катламы рәвешендә туплана. Ә кеше даими хәлсезлек, арыганлык һәм тыелгысыз ашыйсы килү теләген тоя. Бу хәл авыруга күчмичә бик озак дәвам итәргә мөмкин. Инсулинга резистентлыкны ачыклаучы тест-анализлар бар. Әмма бу диагнозны куярга нигез бирүче төп билге – бил үлчәме. Бу күрсәткеч хатын-кызларда – 84, ир-атларда 90 сантиметрдан артыграк булса, инсулинга резистентлык бар дигән сүз. Димәк, чыннан да, бу кешеләр азык белән күбрәк энергия ала һәм аны сарыф итми. Ә сарыф ителмәгән энергия май катламында туплана.
Тагын бер билге бар. Ул – тән тиресенең табигый җыерылып торган урыннарда каралуы, мәсәлән, култык астында, муенда, терсәк бөгелгән һәм башка җирдә. Шулай ук тәндә кечкенә папилломалар барлыкка килергә мөмкин. Болар – шартлы билгеләр.
– Башлангыч этапта кандагы шикәр микъдарын нормага китерергә мөмкинме?
– Мөмкин. Инсулинга резистентлыкның башлангыч этабында шикәр күләме нормада була. Бу күренешне ничек бетерергә соң? Төп таләп – кеше ризык белән кергән килокалорияләрне кулланганга караганда күбрәк сарыф итәргә тиеш. Әлбәттә, керфек какканда да күпмедер энергия китә. Күзәнәк эчендә барган процессларга да зур күләмдә энергия сарыф ителә. Шулай да аның калган күп өлешен без физик йөкләнеш белән чыгарырга тиеш булабыз. Физик йөкләнеш төрлечә булырга мөмкин, иң мөһиме – ул канәгатьлек китерсен, кәефне күтәрсен. Бу йөзү, скандинавча йөрү, гимнастика, аквааэробика, бию, җәяү йөрү һәм башкалар булырга мөмкин.
Шулай ук нәрсә ашавыбызны да аңларга тиешбез. Без сәламәт булу өчен тукланабыз һәм, әлбәттә, яшелчә-җимешкә өстенлек бирәбез. Ни өчен? Дөрес туклану дигәндә, шуны да аныклап китәсем килә. Мәсәлән, 1200 килокалория фастфуд белән тукланып та ябыгырга мөмкин. Әмма организмдагы тукымалар, тиренең сыйфаты бөтенләй башка төрле булачак, эчке органнарда тискәре үзгәрешләр сизеләчәк.
Димәк, авыруны булдырмау өчен мөһим адымнар – ул туклану сыйфаты һәм физик йөкләнеш.


– Гөлнара Рамилевна, кеше стрес­сны ашап җиңәргә омтыла дигәнне дә ишеткән бар...
– Кешенең психоэмоциональ торышы – мөһимнәрнең дә мөһиме. Стресс вакытында организм үзе өчен бик начар чор башланды дип уйлый һәм үз алдына энергия туплау максатын куя. Кешенең канында кортизол гормоны дәрәҗәсе арта һәм бу даими ашыйсы килү теләге уята. Моны ризык куллану тәртибе бозылу, диләр. Әлбәттә, озак көттерми, авырлык та арта. Мин үземнең пациентларга шуны аңлатырга тырышам: стресс һәркемдә дә бар, тик аны үзеңдә “эшкәртә” белергә кирәк. Стресс гормоны кортизолның дәрәҗәсен нәкъ менә физик йөкләнеш ярдәмендә киметергә мөмкин. Монда һәркемнең үз ысулы була ала. Мәсәлән, минем бер пациенткам урманга барып, бик каты кычкырам дип сөйләгән иде. Кортизол күләме азайган саен ашыйсы килү теләге дә кимиячәк.


– Күзәтелүенчә, стресс кичерүче кеше ешрак баллы ризык, ягъни “тиз углеводлар” ашый.
– Әйе, бу үзенә күрә рәхәтлек гормоны – дефомин алуның бик тә “арзан” бер ысулы. Көн ахырына стресс җитәрлек тупланып өлгергән организмга тынычланырга кирәк, чөнки кортизолның дәрәҗәсе югары булганда йоклап китеп тә булмый. Һәм без тынычлану эзләп ризыкка үреләбез, чаманы югалтып җибәрәбез. Бу бик гади ысул. Кемдер якын кешесе белән очрашырга мөмкин, икенчеләр ахирәтләре белән сөйләшә, китап укый, урамда йөрергә чыга. Болары инде “кыйммәтрәк” дефомин. Әмма күпләрнең яшәү рәвеше кәнфит-прәннек, баллы күмәчләргә кайтып кала.
– Сезгә ешрак ачыктан-ачык авыру билгеләре булган пациентлар киләме, әллә аңа шик төшкәннәрме?
– Төрлесе була. “Диабет алды” дигән төшенчә дә бар – глюкозага яисә углеводларга карата бозылган толерантлык, яки ач карынга бозылган гликемия ул. Кандагы шикәр дәрәҗәсе бераз күтәренке булган кешеләр дә килә. Мәсәлән, әлеге күрсәткеч 2022 елда – 6,2 ммоль/л, ә 2024 елда 6,8 ммоль/л булган. Без инде аңлыйбыз, бу – беренче билгеләр. Кеше кан анализын дөрес итеп, ягъни соңгы тапкыр ашаганнан соң 8 сәгать ризык кабул итми торып тапшырганда, нормадан тайпылыш булырга тиеш түгел. Глюкозаның кандагы дәрәҗәсе нормасы – 5,9 ммоль/л. Бу күрсәткеч вакыт-вакыт күтәрелә икән, мин өстәмә тикшерү тәгаенлим – пациент “гликированный гемоглобин”га кан тапшыра.


– Инсулинга резистентлыкның, хәтта диабет алды халәтенең дә шикәр диабетына күчү яисә күчмәве кешенең үзенә бәйле, шулай бит? Гомумән, авыруны булдырмый калырга мөмкинме?
– Чыннан да, менә шушы чорда кеше үзе белән ныклап шөгыльләнә башламаса, аңарда, һичшиксез, икенче типтагы шикәр диабеты үсеш алачак. Беренче чиратта нишләргә соң? Без инде туклануны үзгәртү, үзеңә физик йөкләнеш бирү турында киңәш итәбез. Иң яхшысы, шуларның берсеннән башларга кирәк. Үзгәреш акрынлап барырга тиеш. Табибка килдең дә, ул сөйләгәннәрне кайту белән үк кинәт башладың – алай булмый. Бу тиешле нәтиҗә дә бирмәячәк. Энтузиазм озакка бармаячак. Иң яхшысы – тукланудан башларга. Сәламәт туклану яисә “Гарвард тәлинкәсе” дигән төшенчә бар. Диаметры 22-24 сантиметр булган тәлинкәнең яртысында яшелчә, шулай ук җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, ягъни ризыкны үзләштерергә ярдәм итүче клетчатка булырга тиеш. Икенче яртысының 25 проценты – углеводларга. Алар – үзенчәлекле “бензин”, ягулык, кешегә энергия бирә. Шуны да әйтергә кирәк, катлаулы углеводларны организм берничә этапта, ягъни башта – гади углеводларга, арытаба глюкозага кадәр үзләштерә. 3-4 сәгать дәвам итүче бу процесста туклык хисе озакка бара. Глюкозаның канга таралуы да тигез һәм акрынрак була. Бу төр азык-төлеккә тышчасы чистартылмаган бөртеклеләрдән тарттырылган (цельнозерновой) оннан пешерелгән икмәк, макарон, ярмалар һәм башкалар керә. Гади углеводлар исә тиз эшкәртелә һәм канга берьюлы бик күп глюкоза бүленеп чыга, ә бу инсулинның кискен артуына китерә. Артык глюкоза май катламына утырачак. Мондый төр ризыкта килокалорияләр күп, ә тук булу хисе ярты сәгатькә генә барачак. Аңа, мәсәлән, шикәр, ак оннан пешерелгән камыр ризыклары, торт, шоколад-кәнфитләр керә. Алар белән артык мавыгырга ярамый.
Тәлинкәнең тагын 15 процент өлешен аксым тәшкил итә. Ит, балык, кош ите, сөт ризыклары, йомыркада – терлек аксымы, күпчелекнең тәлинкәсенә, кызганычка каршы, сирәгрәк салына торган борчакның барлык төрендә, фасоль, соя, брокколи, чәчәк-кәбестәдә һәм башка ризыкларда үсемлек аксымы бар. Шуны әйтергә кирәк, аксым җитәрлек күләмдә булырга тиеш, чөнки ул – организмда төзелеш материалы.
10 проценты майларга туры килә. Файдалы майлар балыкта була. Мәсәлән, чистартылмаган майны яшелчә һәм яшел тәмләткечләрдән ясалган салатка салырга мөмкин.
Менә шушы тәлинкәдә организмга кирәк барлык матдәләр дә бар. Әгәр иртәнге, төшке, кичке ашны шулай ашаса, тук булу хисе 4-6 сәгатькә барачак һәм кешедә алар арасында артык калорияләр бирүче өстәмә ризык кабул итү теләге булмаячак.
Шуны белергә кирәк, диабет алды торышында, хәтта икенче типтагы шикәр диабеты вакытында да нормага кайтып була. Үз сәламәтлеге турында кайгыртучы кеше моны туклануны үзгәртеп, физик активлык аша эшли ала. Физик йөкләнеш артык глюкозага, май катламына утырмыйча, организмнан чыгарга булышлык итә.


– Димәк, күпчелек очракта безнең туклану рационының сыйфаты түбән? Ягъни, кеше, нигездә, сәламәт туклану турында уйламый?
– Әйе, кешеләр туклануны тамак ачуны басу дип кабул итә. Ризык ул – ягулык, дип кабул итәргә кирәк. Тик без көч-энергия алу өчен нинди ягулык кулланабыз соң? Яраткан “Мерседес”ыбызга 100нче яисә 95нче бензин салганда, үзебез ник сыйфатлы ризык турында уйламыйбыз. Миңа килгән пациентлар еш кына иртән печенье белән чәй эчәбез, диләр. Моннан нинди күләмдә энергия алып була соң? Бер сәгатьтән инде тамак ачачак һәм анда да тагын ниндидер печенье ашап куячакбыз. Кешедә энергия, күңел күтәренкелеге дә булмаячак, аны даими ашыйсы килү теләге борчыячак. Һәм, әлбәттә инде, бу – артык калорияләр. Кешеләр еш кына шундый яшерен калорияләрне сизми дә кала. Кетчуп кулланырга, бал, джем кабып куярга, шикәр салырга мөмкин. Ягъни, күзгә күренмәгәне сизелми дә, кайнар аш, төелгән бәрәңге белән кәтлитләр генә исәпкә алына.


– Углеводларны аз куллану кешедә генетик дәрәҗәдә сакланган булырга тиеш кебек. Борынгы чорда баллы ризык бик сирәк булган, авыз тутырып күмәч тә ашамаганнар. Табында ит өстенлек иткән. Бәлки, бүген дә шулай дәвам итү хәерлерәк булыр иде. Хәзерге чорда углеводларны бөтенләй кулланмау юнәлеше дә бар бит. Моңа ничек карыйсыз?
– Әйе, аны кетодиета, диләр. Бүген һәркайда шундый ымсындыргыч муллык хакимлек иткәндә, бу бик җиңелдән түгелдер. Мин туклануда нәрсәне дә булса бөтенләй тыю ягында түгел. “Диета” дигән сүз бөтенләй булырга тиеш түгел. Чөнки ул чикләү дигәнне аңлата. Организм исә моңа каршы тора. Әйе, диетада торып 20 килограмм авырлыктан котылдым, хәзер менә тагын 5 килограммны ташлыйм, дип әйтүчеләр бар. Әмма организм күпмедер вакыт ниндидер чикләүләр кичерә икән, икенче тапкыр ул саклану функциясен кабызачак. Һәм, киресенчә, барлык ашаганны ике тапкыр арттырачак кына, ягъни, үзендә саклап калырга тырышачак. Организмда кирәкле һәр микроэлемент булырга тиеш. Һәм борынгылар рационында барыбер углеводлар булган. Аннары нинди углевод куллануыбызның да мөһим булуын югарыда сөйләп үттек инде. Тиз углеводлар – камыр ризыклары булса, калорияләр күп, энергия аз. Ә инде катлаулы углеводлар – ярмалар, эшкәртелмәгән бөртек­леләрдән тарттырылган оннан пешерелгән ризыкларның файдасы күп, калориясе азрак. Әгәр рационыбызның 70 проценты гына да тиешле ризык төрләреннән тора икән, “дөрес туклану”дан кайбер читләшүләр булырга мөмкин. Сәламәт организм дип алсак, күнегүләр беләнме, башка төрле физик активлык күрсәтепме, без артык калорияләрне чыгара алабыз.


– Без сүз алып барган туклану сыйфаты белән бәйле сәламәтлектәге әлеге тайпылышларның “яшәрә” баруы күзәтеләме?
– Яшьләрдә әлегә диабетның бу төре күп түгел, әмма алар моңа иртәрәк киләчәк. Шартлы рәвештә әйткәндә, 55 яшьтә түгел, ә 45тә. Чөнки аларда ашказан асты бизендә тайпылышлар иртәрәк башлана. Мәсәлән, элекке буын белән хәзерге буынның туклануында аерма зур. Бүген сабыйлар да инде фастфуд тәмен белә, безнең буын аны – 20 яшьтә, ә сезнеке, әйтик, 40-45 яшьтә татып карады. Димәк, организмда моңа бәйле үзгәрешләр иртәрәк башланачак, шул исәптән артык авырлык туплау да, әгәр дә ата-ана баласын вакытында кайгыртмаса. Гомумән, туклану мәдәнияте турында мәктәптә үк сүз алып барылырга тиеш дип исәплим.


– Аң-белем, күнекмәләр, осталык, физик, психик халәт, ягъни алдагы тормышка әзерлек – боларның барысы да балачактан салына. Шул исәптән туклану мәдәнияте дә гаиләдән килә, үзең тәрбияләнгән мохит белән тыгыз бәйле. Үзеңнең һәм балаларыңның тән сәламәтлеген, рух күтәренкелеген саклау өчен нишләргә кирәк?
– Яшәү рәвешендә төп нигез итеп алынырга тиешле дүрт кагыйдәне даими үтәсәң, һәрчак күңелең көр, сәламәтлегең канәгатьләнерлек, кәефең яхшы булыр, көчең ташып торыр. Беренчедән, кеше тиешенчә йокларга тиеш. Без сәламәт йокы дигәнне еш ишетәбез. Ә нәрсә соң ул сәламәт йокы? Кеше кичке 10-12 сәгатьтән дә калмыйча йокларга ятарга тиеш. 22 сәгатьтә организмда үзенчәлекле йокы гормоны – мелатонин эшләп чыгарыла башлый. Ә ул иммунитетны, стресска каршы торуны ныгыта, ябыгу, яраларны төзәтү процессларын кузгата, картаюны акрынайта, рак күзәнәкләрен китереп чыгаручы матдәләрне “йота”. Икенче таләп – сыйфатлы туклануның әһәмиятен югарыда сөйләп үттек инде. Шулай ук организмга физик йөкләнеш бирүнең ни кадәр мөһим булуын да ассызыклап үттек. Моны үзеңдә балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Шулай иткәндә аның бер авырлыгы да юк. Ул бары тик яшәү рәвешенә әверелә. Тагын бер мөһим күрсәткеч – кешенең психоэмоциональ халәте. Йокысы туймаган, тамак ачуын тәртипсез рәвештә басып торучы, даими стресс кичереп, физик йөкләнештән баш тартып яшәүче кешенең организмы көч-дәрт тә, тормышка мәхәббәт тә бирә алмый. Үзең аңа кирәкле нәрсәләрне бирә алмагач, аннан алмашка берни дә сорый алмыйсың. Кызганычка каршы, бу шулай. Миңа килүче 30-32 яшьлек пациентларның күпчелегендә, гадәттә, әлеге дүрт күрсәткеч буенча да проблемалар була. Сәламәт яшәү рәвеше төшенчәсенең мәгънәсен кешеләрнең саулыгын югалта башлагач кына аңлавы бик кызганыч. Ә бит сәламәт яшәү рәвеше — ул мода гына түгел, ә кешеләрнең һәм җәмгыятебезнең иминлеге нигезе, аеруча бүгенге шартларда.
– Гөлнара Рамилевна, фәһемле әңгәмә өчен зур рәхмәт!

Резеда НУРТДИНОВА әңгәмәләште.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас