Төп көн тәртибенә күчкәнче берничә төбәктә сәламәтлек саклау объектлары ачылды. Смоленск өлкәсендә 570 берәмлек заманча эре медицина корылмалары белән җиһазландырылган өлкә клиник онкология диспансеры эшкә кереште. Ставрополь краеның Кисловодск шәһәрендә дәваханәнең операция блогы, кабул итү бүлеге һәм реанимация белән яңа корпусы сафка кертелде. Приморье краенының Трудовое бистәсендә 9нчы Владивосток поликлиникасының яңа бинасы төзелеп беткән. Хәзер биредә беренчел һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтелә. Краснодар краеның Павловская станицасында Павловск үзәк район дәваханәсенең балалар поликлиникасы ишекләрен ачты. Учреждение ун меңнән артык пациентны хезмәтләндерә. Донецкида Калинин исемендәге республика дәваханәсенең яңа микробиология лабораториясе эшли башлады. Аның эше йогышлы авыруларны диагностикалауны яхшыртырга һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү срокларын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.
– Бүген илебезнең башка күп кенә субъектларындагы кебек үк, соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырылган берничә төбәк элемтәдә. Яңа медицина объектлары Краснодар, Ставрополь, Приморье крайларында, Смоленск өлкәсендә һәм Донецк Халык Республикасында төзелде, – диде Владимир Путин. – Аларны төзүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә һәм бу медицина учреждениеләре белгечләренә, аларның коллективларына уңышлар һәм иң изге теләкләр юллыйм.
Мондый заманча җиһазландырылган дәваханәләр, поликлиникалар, онкология диспансерлары, диагностика лабораторияләре безнең гражданнар өчен, гаиләләргә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү, өлкән буын турында кайгырту, кешеләребезнең тормыш сыйфатын яхшырту, тулаем алганда демографик үсеш һәм халыкны саклау бурычларын хәл итү өчен зур әһәмияткә ия. Тагын бер кат ассызыклыйм: бу безнең еллар дәвамында эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлеше.
Президент сүзләренчә, медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту һәм аннан һәр кеше файдалана алырлык булуын тәэмин итү өчен илебездә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча колачлы проект гамәлгә ашырыла.
Биш ел эчендә бу проектны тормышка ашыруга зур акчалар – 586,8 миллиард сум юнәлтелгән. Аның 485,4 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары, 101,4 миллиард сумы – төбәкләр бюджетыннан.
Гомумән алганда, беренчел ярдәм күрсәтүче 6,1 меңнән артык медицина объекты төзелгән, шул исәптән авыл җирендә, ерак шәһәрләрдә һәм бистәләрдә фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиб амбулаторияләре. Тагын 7,8 меңнән артык медицина объектына капиталь ремонт ясалган. Гомумән алганда, Русия буенча 225 мең берәмлектән артык медицина җиһазы һәм 20,4 мең берәмлек махсуслаштырылган автотранспорт сатып алынган.
– Һичшиксез, алга таба да беренчел звено медицина учреждениеләренең, сәламәтлек саклауның барлык дәрәҗәләрендә потенциалны үстерәчәкбез, медицина хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү системасын, аларны һөнәри әзерләүне, фән һәм медицина техникасының заманча казанышлары базасында яңа компетенцияләргә өйрәтүне камилләштерәчәкбез, тармакка алдынгы платформа һәм санлы технологияләрне активрак кертәчәкбез, медицина белгечләре уңайлы шартларда эшләсен өчен шартлар тудырачакбыз, гражданнар кайда яшәвенә һәм эшләвенә карамастан, үз вакытында квалификацияле ярдәм алсын өчен барысын да эшләячәкбез, – диде Владимир Путин. – Моңа бәйле рәвештә принципиаль таләп: сәламәтлек саклау инфраструктурасын үстерү, беренчел звено учреждениеләрен төзүне һәм гамәлдәгеләрен реконструкцияләүне дә кертеп, оешкан төстә һәм комплекслы алып барырга тиеш. Мондый эшне Русиянең һәр төбәгендә: кече шәһәрләрдә һәм авыл биләмәләрендә, сәнәгать һәм административ үзәкләрдә, башкалаларда һәм эре мегаполисларда алып барырга кирәк. Тагын бер кат ассызыклыйм: медицина ярдәменең сыйфаты илебезнең бөтен территориясендә яхшырырга тиеш.
Яңа микрорайоннарны комплекслы төзүне планлаштырганда, шәһәрләрне һәм торак пунктларны үстерү планнарын төзегәндә халыкның социаль инфраструктурага, шул исәптән медицина учреждениеләренә ихтыяҗын, һичшиксез, исәпкә алырга кирәклеген аерым билгеләп үтәм. Моннан чыгып, шәһәр төзелеше сәясәтен формалаштырырга, бизнес, төзелеш компанияләре, төзүчеләр белән тыгыз бәйләнештә эшләргә кирәк.
Президент медицинада санлы технологияләрне активрак кертергә чакырды. Аның фикеренчә, алар медицина хаталарын киметергә мөмкинлек бирә, тизлекне һәм, иң мөһиме, диагноз куюның төгәллеген арттыра, тулаем алганда табибларның һәм бөтен сәламәтлек саклау системасының эш нәтиҗәлелеген күтәрә. Аерым алганда, дәүләт башлыгы Мәскәүгә төбәкләргә үз сәламәтлек саклау платформасы кысаларында санлы сервисларга тоташу мөмкинлеге булдырганы өчен рәхмәт белдерде.
– Мәсәлән, Мәскәү, бу өлкәдә лидер төбәкләрнең берсе буларак, сәламәтлек саклауда алдынгы санлы платформаны кертте дә инде. Мин моның белән таныштым. Һәм аның сервисларыннан федерациянең күпчелек субъектларындагы медицина оешмалары файдалана, – диде Владимир Путин. – Мәскәү Хөкүмәтендәге коллегаларга төбәкләрне әлеге платформага тоташтыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм. Кабатлап әйтәм, мондый санлы технологияләр алга таба үсеш һәм киңрәк кулланылыш алырга тиеш.
Билгеләнгән бурычларны хәл итүдә барлык дәрәҗә власть органнарының нәтиҗәле, көйле эш-гамәлләренә, учреждениеләрнең җаваплы эшенә исәп тотам.
2025 елның 24 декабрендә Владимир Путин Русия җитәкчелеге гражданнар алдында барлык социаль йөкләмәләрне үти, диде. Ул белдерүенчә, дәүләтебез өчен төп өстенлекле бурыч – демографияне яхшырту, туучылар санын ышанычлы үстерү, икътисадны һәм технологик өлкәне яңа дәрәҗәгә күтәрү.
Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Владимир Путин алдында Башкортстанны медицинаның беренчел звеносын модернизацияләү программасы нәтиҗәле тормышка ашырылучы төбәк буларак мактады.
“Без 6 поликлиника, 134 модульле медицина учреждениесе төзедек, 9 объектка капиталь ремонт ясадык, 4980 берәмлек медицина җиһазы, 99 санитария автомобиле сатып алдык. Узган елда бу максатларга 5,7 миллиард сум бүленде, шуның 3,5 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары”, – дип шәрехләде республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.