Иммунитет – безнең организмның вирусларга, бактерияләргә каршы торуы. Инфекция организмга эләгү белән безнең лимфоцитлар аңа каршы антитәнчекләр эшли башлый. Шушы аксымнар – безнең организмның “коралы”. Әгәр лимфоцитлар көчле һәм күп булса, организм инфекция белән көрәштә җиңүче булып чыга.
Лимфоцитлар безнең кандагы “сәламәтлек сакчылары” булса, эчке органнар күзәнәкләрендә макрофаглар “хезмәт итә” Алар безнең тукымаларга үткән бактерияләрне шунда ук “кулга ала”.
Иммун системасының төп дошманнары:
Еш салкын тию, вируслы авырулар кичерү. Кеше ешрак авырган саен иммунитеты ныграк какшый.
Витаминнар җитмәү.
Стресслар. Эмоциональ, психик киеренкелек кичерүдән стресс гормоннары барлыкка килә, кеше авыруларга тизрәк бирешүчәнгә әйләнә.
Катгый диеталар. Организмга аксымнар, майлар һәм углеводлар тиешле күләмдә җитмәсә, кеше авыруларга ешрак бирешә.
Алкогольне чамасыз куллану һәм тәмәке тарту.
Антибиотикларны табиб киңәшеннән башка куллану.
Иммун системасына йөкләнешне киметү турында да уйларга кирәк. Тирә-якта кешеләр күпләп авырый икән, бәйләнешләрне, урамга, кешеләр күп булган урыннарга йөрүләрне чикләгез. Бактерия һәм вируслар организмга никадәр азрак эләгә, иммунитетка аларны җиңү шулкадәр җиңелрәк булачак.
Авырулар көчәйгән чакта кешеләргә 1,5 метрдан якын илмәскә тырышыгыз, кулларны еш юып торыгыз, җәмәгать урыннарында битлек киегез. Урамга чыгар алдыннан киемегезгә микробларга каршы эфир майлары сөртсәгез дә була. Фатирыгызны җилләтеп, тузанны сөртеп торыгыз.
Иммунитетны яхшыртучы дарулар да байтак. Ләкин иммунологлар аларны табиб киңәшеннән башка кулланырга кушмый. Бу дарулар бөтенләй файдасыз да булырга, тискәре йогынты ясарга да мөмкин. Аларны еш куллану үзеңнең иммун системаңны “ялкау”га әйләндерергә дә мөмкин.
Бераз тонусыгызны күтәрәсегез килсә, табигый адаптогеннар кулланыгыз: болар — женьшень, элеутерококк, алсу радиола һәм башкалар.
Төп кагыйдәләрне белегез!
Дөрес тукланырга. Рационда сөт ризыклары, балык, зәйтүн мае, төрле боткалар булырга тиеш. Яшелчәләрдән кишер, кабак, ташкабак, татлы борыч, яшел аштәмләткечләргә һәм цитруслыларга өстенлек бирегез. Әче шоколад, какао, чикләвекләр һәм кипкән җимешләр дә бик кирәк. Еш һәм аз-азлап тукланыгыз. Ә кичке сигездән соң ашаудан тыелыгыз.
Йокыгызны туйдырырга тырышыгыз. Сәламәтлекне саклау өчен көн саен сигез сәгать йокларга кирәк. Аеруча кояш нурлары аз булган кыш көннәрендә йокыга игътибар итәргә кирәк. Йоклар алдыннан бүлмәне җилләтеп алу мотлак.
Иммунитетның иң якын дусты – физик активлык. Төрле чирләр диванда еш ятарга яратучылар яныннан китми. Дөнья рекордларына омтылмасагыз да, җәяү йөрүне, йөгерүне үз итегез.
Ел фасылына һәм һава торышына карамыйча, саф һавада ешрак йөрергә тырышыгыз. Салкын көннәрдә, әлбәттә, җылы киенергә кирәк. Хәтта җил исеп, яңгыр явып торганда да бераз вакытка чыгып керсәгез була.
Организмыгызны чыныктырыгыз. Иммунитет һәм нерв системасы өчен контрастлы душ бик файдалы. Ә салкын көннәрдә аякларга җылы ванна ярдәм итәр. Кайвакыт ванна төбенә салкын су тутырып, урында гына бераз атлап алу да тәнегезне чыныктыра.
Сары мәтрүшкә, сарымсак төнәтмәләре иммунитетны ныгыта. Бер стакан балга ярты стакан алоэ суты кушып, көн саен ашар алдыннан бер-ике калак эчеп куйсагыз, файдалы булыр.
Әгәр еш авырыйсыз, даими хәлсезлек кичерәсез икән, үзегез генә иммунитетны күтәрү белән шөгыльләнмәгез. Табибка күренегез. Ул сезгә дөрес киңәшләр бирер.