-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 февраль , 09:48

Михаил Мишустин БДМУ эшләнмәләрен билгеләп үтте

Дәүләт думасы депутатлары алдындагы чыгышында Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин урта һәм югары һөнәри белем бирүне үстерүгә зур игътибар бирде. Бу мәсьәлә безнең республика өчен дә зур әһәмияткә ия, дип билгеләде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.  

Михаил Мишустин БДМУ эшләнмәләрен билгеләп үтте
Михаил Мишустин БДМУ эшләнмәләрен билгеләп үтте

“Бездә - ныклы, илдә иң эре урта һөнәри белем бирү системасы. Башкортстан колледжлары — безнең сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә өчен квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә ышанычлы партнерларыбыз. Моны аңлап, без республикада колледжларның матди-техник базасын яңарту программасын башлап җибәрдек. Аларны яңартуда, анда укучы балалар өчен яхшы шартлар булдыруда безгә федераль коллегалар зур ярдәм күрсәтә. Сүз, барыннан да элек, ”Профессионалитет” проекты турында бара, ул ”Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проектына керә. Биредә без урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең, предприятиеләребезнең, хакимият органнарының тырышлыкларын берләштерәбез, бу балалар реаль перспективалы эшкә урнашу өчен кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр ала алсын өчен кирәк”, — диде ул.

Бүген төбәктә ”Профессионалитет" ярдәмендә булдырылган 19 мәгариф һәм мәгариф-җитештерү кластеры эшли. Тагын 8е быел барлыкка киләчәк. Ә безнең ике агросәнәгать колледжы «Агропрофессионалитет» проектына керде һәм алар ике ел дәвамында матди-техник базаны яңартуга 285 миллион сумнан артык субсидия алачак.

“Михаил Владимирович Башкорт дәүләт медицина университеты эшләнмәләрен аерым билгеләп үтте. Югары бәя өчен аңа рәхмәт. Исегезгә төшерәм: узган елда «Приоритет»та берьюлы 4 югары уку йорты катнашты, алар – БДМУдан тыш, Уфа Фән һәм технологияләр университеты, УДНТУ һәм БДАУ. Аларның мәгариф һәм фән өлкәсендәге казанышлары Башкортстанны киләчәктә тагын данлар әле дип ышанам. Илебез Президенты Владимир Путинга, Русия Хөкүмәтенә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт”, — диде республика җитәкчесе.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас