-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 февраль , 10:54

Яман шешне кисәтү ысулларын белегез!

Яман шешләрнең барлыкка килүе – иң мөһим социаль һәм медицина проблемаларының берсе.  

Яман шешне кисәтү ысулларын белегез!
Яман шешне кисәтү ысулларын белегез!

Рак – организмның теләсә кайсы өлешен зарарлый ала торган йөздән артык авыруның гомум билгеләмәсе. Яман шеш бердәнбер күзәнәктән үсә. Нормаль күзәнәкләрнең шешкә әйләнүе күп этаплы процесс барышында килеп чыга. Бу үзгәрешләр кешенең генетик, тышкы мохитның зарары һәм хәвеф-хәтәр факторлары арасында үзара бәйләнеш нәтиҗәсендә барлыкка килә.

2005 елдан башлап ел саен дөньяда Халыкара яман шешкә каршы берлек җитәкчелегендә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне үткәрү максаты – онкология авырулары белән бәйле глобаль проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, авыруны кисәтү, иртә ачыклау һәм дәвалау турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.

Яман шеш куркынычының 30-35 проценты дөрес тукланмау белән бәйле, тагын шуның кадәр үк хәвефне тәмәке тарту өсти. Төрле йогышлы авырулар (шул исәптән В һәм С гепатитлары, кеше папилломасы вирусының төрләре) яман шеш хәвефенең якынча 17 процентын тәшкил итә, алкоголь 4 процент һәм 2 процент кына экология начарлыгына һәм нәселгә бәйле. Мәсәлән, эчәклек һәм сөт бизендә яман шеш барлыкка килүнең хәвефе түбән физик активлык шартларында өчтән бергә арта. Үлем очраклары буенча үпкә, ашказаны, юан эчәк, сөт һәм ашказаны асты бизләре алда бара.

Организмны яман шештән саклауның нигезе булып иммун системасы тора. Онкология авыруларын кисәтү эшендә иң мөһим мәсьәләләр – тирә-як мохитне савыктыру, туклану сыйфатын яхшырту һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыру. Иммунитетның көчле булуы хәтта начар экология шартларында да кешегә шактый озак сәламәт булып калырга мөмкинлек бирә.

Онкология авырулары үсешендә тәмәке тартуның роле күптән мәгълүм, ләкин бу очракта, гадәттә, тәмәке тартучының үзен генә күз уңында тоталар. Хәзер аның янындагы кешеләрнең дә тәмәке төтене корбанына әйләнүен аңлау барлыкка килде. Русиядә 13-15 яшьлек үсмерләрнең – 89, өлкәннәрнең 80 проценты пассив тәмәке тартуга дучар була. Тәмәке тартканда төтеннең ике агымы барлыкка килә. Төп агым тартучының сулыш юлларына тула. Пассив тәмәке тартуны характерлый торган агымда кайбер компонентлар концентрациясе аз, әмма углерод окисе – 4-5, никотин һәм сумала – 50, аммиак 45 тапкыр күбрәк. Тәмәке төтене пассив тартучының кан составына, бәвеленә һәм нерв системасына йогынты ясавы ачыкланган. Пассив тәмәке төтене сулаган кешенең 5 сәгать саен 1 тәмәке тартудан кергән зыян алуы исбатланган. Пассив тәмәке тартуны һәм аның сәламәтлеккә йогынтысын тикшергән табиблар бу хәлнең үпкә яман шеше үсешенә китерергә мөмкин булуын раслады, чөнки һавага таралган тәмәке төтенендә диметилнитрозамин канцерогены тартучы сулаганга караганда күпкә артыграк.

Алкогольне чамадан тыш куллану яман шешнең күп төрләренә сәбәпче булып тора: авыз куышлыгы, тамак, йоткылык, ашказаны, бавыр, эчәклек, туры эчәк, сөт бизе бу очракта куркыныч астында.

Артык авырлык белән дә күп кенә яман шеш төрләре арасында бәйләнеш бар: эчәклек, туры эчәк, сөт бизе, аналык һәм бөерләргә хәвеф яный. Шуңа күрә дөрес туклануга игътибарны арттырырга кирәк. Трансмайлардан, ысланган ризыклардан баш тарту, көндәлек рационга чикләвек, бөртекле культуралар, 500дән артык яшелчә һәм җиләк-җимешне мәҗбүри кертү мөһим (кишер, помидор, шалкан, цитруслылар, киви, кәбестә, брокколи, сарымсак, суган һәм башкалар).

Даими физик активлык (көненә 30 минуттан артык), гәүдә авырлыгын контрольдә тоту һәм сәламәт туклану яман шеш белән авыру куркынычын шактый киметә. Сәламәт йокы (тәүлегенә 7-8 сәгать) һәм стресска каршы торучанлык күнегүләре, шулай ук, организмның саклану көчен арттыра.
Кояшта озак булудан тыелыгыз. Ультрашәмәхә нурланыш һәм, аерым алганда, кояш нурланышы кеше өчен канцероген булып тора, меланома кебек тире яман шешен китереп чыгара. Кояштан саклаучы чаралар куллану мотлак.

Сәламәтлек сагында торучыларның беренчел бурычы булып халыкка скрининг тикшеренүләрен даими узу мөһимлеге турында актив аңлату, үз-үзеңне тикшерү ысулларына өйрәтү (шул исәптән сөт бизләре) тора.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас