-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Бәйрәмнәрдә поликлиникалар һәм почта ничек эшләячәк?

Аларның эш графигында бераз үзгәрешләр күзәтелә.  

Бәйрәмнәрдә поликлиникалар һәм почта ничек эшләячәк?
Бәйрәмнәрдә поликлиникалар һәм почта ничек эшләячәк?

Поликлиникалар:
➖ 7 һәм 9 мартта - 8:00дән 17:00гә кадәр, өйгә чакыруларны 16:00гә кадәр кабул итәләр.
➖ 8 март — ял көне.
Грипп, ОРВИ һәм COVID-19 симптомнары булган пациентларны 7 һәм 9 мартта 8:00 дән 17:00гә кадәр фильтр-боксларда кабул итәчәкләр. Биоматериалны лабораториягә тәүлек эчендә китерәчәкләр.

Профилактик караулар һәм диспансерлаштыру — 7 һәм 9 мартта Хатын-кызлар консультацияләре эшли.

Яңа туган балаларның биоматериалын неонаталь скрининг өчен 7-9 мартта түбәндәге адрес буенча кабул итәләр: Уфа, Чернышевский урамы, 41. Скрининг үзе 7 һәм 9 мартта узачак.

Уфа һәм Стәрлетамактагы стоматология поликлиникалары графигын Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында карарга мөмкин.

Даруханәләр һәм дарулар бирү рецептлар, шул исәптән авыртуны баса торган рецептлар «Башфармация» предприятиесе даруханәләренең эш графигы буенча барачак.

Почта:
7 мартта бүлекләр бер сәгатькә иртәрәк ябылачак.
8 март — ял көне, хат ташучылар хатлар һәм гәзитләр таратмый.
9 март - гадәти режим. Пенсия һәм пособиеләрне Социаль фонд белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас