-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

“Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке Ана булуда!”

Республика клиник перинаталь үзәгендә эшләүчеләр бик күпләргә җир йөзендәге шушы иң зур бәхетне тату шатлыгын бүләк итә.

“Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке Ана булуда!”
“Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке Ана булуда!”

Республика клиник перинаталь үзәге – Башкортстанда иң зур бала тудыру учреждениесе. Биредә сабыйларын дөньяга китерүче хатын-кызларга, яңа туган балаларга, йөкле хатыннарга һәм әни булырга теләүче гүзәл затларга махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Гади итеп әйтсәк, хатын-кызларга сәламәтлегендәге проблемалардан арыну, әни булу бәхете бүләк итүче урын бу. Узган елның җәеннән үзәкне яшь, энергияле, сәләтле һәм тәҗрибәле табибә Лиана Савина җитәкли.

Лиана Венер кызы хезмәт юлын 2011 елда Бүздәк дәваханәсендә акушер-гинеколог булып башлый, шулай ук бер үк вакытта Республика клиник перинаталь үзәгендә акушер-гинеколог булып эшли. 2018 елдан шәһәр клиник перинаталь үзәгендә баш табиб урынбасары вазыйфасын били. 2022 елдан Уфаның 6нчы балалар поликлиникасын җитәкли.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан үз һөнәренең остасы булган белгеч белән гүзәл затларның сәламәтлеге хакында әңгәмәләштек.


– Лиана Венеровна, бүгенге хатын-кызлар сәламәтлегендә нинди проблемалар еш очрый?
– Хатын-кыз сәламәтлеге турында сөйләгәндә дүрт этапны күз алдында тотабыз – балалык-үсмерлек вакыты, фертиль яшь, менопауза алды һәм менопауза. 18 яшькә кадәр кызлар да мотлак акушер-гинеколог тикшерүен узарга тиеш. Үсмерлек чорында күзәтелгән проблемалар – менструаль циклның бозылуы, ялкынсыну һәм гормональ үзгәрешләр белән бәйле авырулар. Фертиль яшьтә, болардан тыш, аналыкта миома үсүе, эндометриоз, бизләрдә поликистоз күзәтелергә мөмкин. Кызганычка каршы, онкология авырулары да очрый. Менопауза вакытында (якынча 45 яшьтән соң) кайбер хатын-кызларны кинәт күзәтелгән эсселек тойгысы, тир бәреп чыгу, тән тиресенең артык коруы кебек проблемалар борчый. Бу проблемаларның барысын да кисәтеп була.


– Кисәтү, дигәннән. Авыруларны булдырмас өчен гүзәл затларга даими рәвештә нинди анализлар тапшырып һәм кайсы тикшеренүләрне үтеп торырга кирәк?
– Балаларга килгәндә, ата-аналарга кызларын гинекологтан тикшертүдән курыкмаска киңәш итәм. Монда карау-тикшерү генә түгел, кирәк очракта анализ алу да, дөрес гигиенага өйрәтү дә, җенси тәрбия дә керә. Бу бик мөһим.
Репродуктив яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-егетләр өчен репродуктив сәламәтлекне бәяләү буенча диспансерлау каралган. Ул барлык кирәкле тикшерүләр комплексын үз эченә ала, профилактик тикшерүләр һәм диспансерлау бергә үткәрелә. Монда йөклелек, бала тудыру һәм тудырганнан соңгы халәткә йогынты ясаячак авырулар ачыклана. Гинеколог тикшерүе һәм УЗИдан тыш, аналык муентыгы да тикшерелә. Бу бик мөһим. Монда яман шеш алды халәте генә түгел, аналык муентыгында рак үсешенә китерүче кеше папилломасы вирусын да вакытында ачыкларга һәм куркыныч авыруны кисәтергә мөмкин. Моннан тыш, ПЦР ысулы белән дә күп авырулар ачыклана. Ул ир-егетләр өчен дә үткәрелә. Шул уңайдан, көчле затларга да бу тикшерүләргә җаваплы карарга киңәш итәм. Болардан чыгып, сәламәтлек төркемнәре формалаша, кирәк очракта яңа тикшерүләргә юлламалар бирелә.
Менопаузага керүче хатын-кызларга да даими акушер-гинекологка күренеп торырга кирәк. Бу очракта авыруларны кисәтү максатыннан гына түгел, тиешле гормональ терапия алыр өчен дә.


– Кайбер хатын-кызлар гормональ терапиядән курка да бит әле...
– Куркырга кирәкми. Әйе, аның үз күрсәтмәләре һәм каршылыклары бар. Кирәк булган очракта гинеколог терапевт һәм онколог белән берлектә тормыш сыйфатын яхшыртучы гына түгел, ә остеопороз, инфаркт, инсульт һәм башка авырулар үсешен кисәтә алырлык терапия билгеләячәк.


– Ни өчендер бүген кайбер хатын-кызлар бик яшьли әни булырга ашыкмый... Утыз, хәтта, кырык яшьтән соң гына бу мөһим адымга баручылар байтак. Моңа ничек карыйсыз?
– Әйе, илдә дә, безнең төбәктә дә соң ана булуга тренд күзәтелә. Бу кешеләрнең башта карьера үсешенә, башка казанышларга ирешергә теләве белән бәйле. Шулай да беренче йөклелек өчен иң яхшы вакыт – 25 яшькә кадәр. Чөнки хатын-кыз никадәр өлкәнрәк, йөклелеккә экстрагениталь авырулар кушылу хәвефе шулкадәр югарырак. Генетиканы да исәпкә алмый булмый. Әти-әни булырга теләгән парның яше өлкәнрәк булган саен балада генетик авырулар хәвефенең югарырак булуы исбат ителгән.


– Бүгенге яшьләрнең репродуктив сәламәтлегендә тайпылышлар элекке буыннарга караганда ешрак ачыклана, дигәнне ишеткән бар. Бу нәрсә белән бәйле?
– Бу бик дөрес фикер димәс идем. Әлеге хәл заманча диагностиканың яхшыруы, яшьләребезнең сәламәтлеген тикшертүгә җаваплырак карый башлавы белән бәйле.


– Күпбалалы булу турында. Гәүдә матурлыгын, хатын-кыз сәламәтлеген саклап калу өчен бер яисә иң күбе ике бала белән генә чикләнеп калырга теләүчеләр дә бар. Күпбалалы булу хатын-кыз сәламәтлегенә ничек йогынты ясый?
– Күпбалалы булу сәламәтлек өчен файдалы! Беренчедән, бернәрсә дә хатын-кызны сәламәт йөклелектән дә яхшырак яшәртә, матурлый алмый. Икенчедән, йөклелектән юкка чыккан, уңышлы дәваланган авырулар бар. Мәсәлән, эндометриоз. Бу авыруны иң яхшы дәвалау ысулы – йөклелек. Бүгенге көндә кайбер гормональ авыруларны йөклелектән дә яхшырак дәвалаучы дару да юк. Әлбәттә, монда йөклелек кенә түгел, бала имезү дә бик мөһим роль уйный. Мотлак 1,5-2 яшькә кадәр имезергә кирәк. Бу сөт бизләре яман шешен кисәтүнең иң яхшы ысулы. Ләкин йөклелекләр арасындагы интергенетик интервалны да саклау мөһим. Бала тудырганнан һәм имезгәннән соң организмны тулысынча тергезү өчен якынча ике-өч ел вакыт кирәк.


– Төрле яшьтә хатын-кызларга сәламәтлекне саклау буенча нинди чаралар күрергә?
– Фәнни исбатланган ачыш бар – кеше сәламәтлегенә, шул исәптән хатын-кызларныкына да, генетиканың йогынтысы – 8-10 процент. Сәламәтлек саклау системасының да шулкадәр. 45-55 процент тормыш рәвешенә, туклануга, хезмәт һәм көнкүреш шартларына бәйле. Ничек кенә баналь булмасын, ләкин дөрес туклану, чамалы физик йөкләнеш, тиешенчә йоклау бик мөһим. Боларны яшькә карамыйча үтәргә кирәк. Стрессны җиңәргә өйрәнү дә мотлак. Чөнки нәкъ стресс организмны йончытучы һәм аңа җимергеч йогынты ясаучы процессларны активлаштыра. Моның нәтиҗәсендә йөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет, шул исәптән аменорея (күрем тукталу) һәм ановуляция (овуляция булмау) белән бәйле түлсезлек барлыкка килә. Мәсәлән, хатын-кызның кинәт кенә ябыгырга карар кылуы һәм ачлык кичереп яши башлавы да организм өчен стресс. Бу овуляция булмауга китерергә мөмкин. Стресс хатын-кыз авырулары, ашказаны-эчәклек чирләре, нерв системасы белән проблемалар китереп чыгара. Шуңа күрә иң беренче чиратта үзеңә сакчыл карау мөһим. Кайвакыт барлык эшне, проблемаларны читкә куеп, ял көне оештырып алу кирәк.
Ә сәламәтлек саклау системасына кагылган 8-10 процент даими табибка күренүне, тикшеренүләр үтүне күздә тота.


– 8 Март бәйрәме алдыннан гүзәл затларга теләк-киңәшләрегезне дә җиткерсәгез иде.
– Иң беренче чиратта, үзебез турында, үзебезне кайгырту, сәламәтлегебез хакында хәстәрлек күрергә кирәклеген елына бер тапкыр – 8 Мартта гына искә төшермәсәк иде. Хатын-кыз – ул чәчәк, гөл, аны даими карап, хәстәрлек күреп торырга кирәк. Шуңа күрә үзеңә сакчыл караш, сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, ялга вакыт табу, стресс белән эшләргә өйрәнү бик мөһим. Һәр хатын-кыз, яшенә карамастан, берни борчымагандай тоелса да, кимендә елына бер тапкыр акушер-гинекологка күренергә тиеш. Даими УЗИ, маммография, кольпоскопия, рентген тикшеренүләре үтеп торырга кирәк.
Бу тормышта иң яхшы инвестицияләр – үзеңә, үзеңнең сәламәтлегеңә салынган инвестицияләр. Шуны онытмасак иде.


– Фәһемле әңгәмә өчен зур рәхмәт! Якынлашып килүче бәйрәм белән!

Ләйсән Якупова әңгәмәләште.

 

“Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке Ана булуда!”
“Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке Ана булуда!”
Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас