-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Уфаның иң гүзәл шәфкать туташы кем?

Башкортстан башкаласында беренче тапкыр Уфа медицина округы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында "Матурлык конкурсы" узды.  

Уфаның иң гүзәл шәфкать туташы кем?
Уфаның иң гүзәл шәфкать туташы кем?

Халыкара Хатын-кызлар көне алдыннан үткән «Мисс медицина» матурлык бәйгесендә катнашучылар булып округның дәваханә һәм поликлиникаларыннан сайлап алынган ун чибәркәй катнашты. Конкурсны Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республика Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы ярдәмендә 5нче шәһәр клиник дәваханәсенең Яшьләр советы оештырды.

Вакыйгага әзерлек бер айдан артык вакытны алган. Конкурсны оештыручыларның берсе, 5нче дәваханәнең мәгълүмат-аналитика бүлеге мөдире Александр Әхмәтов сөйләгәнчә, катнашучылар видеопрезентацияләр әзерләгән, сәхнәдә иҗади номерларын һәм дефилены кабатлаган. Проектның идея илһамландыручысы - 5нче дәваханә баш табибының гомум мәсьәләләр буенча урынбасары Надирә Әмирова, ул конкурс барышында конферансье ролендә дә чыгыш ясады.

Конкурста катнашучылар дүрт сынауда көч сынашты: видеопрезентация, медицина костюмнарында дефиле, интеллектуаль баттл, иҗади конкурс.

Конкурс йомгаклары буенча «Мисс медицина» титулын 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең функциональ диагностика бүлеге өлкән шәфкать туташы Рамилә Латыйпова яулады. Беренче вице-мисс Рузилә Чугаева булды (50нче поликлиника), ә икенче вице-мисс титулын Мәрьям Элоян алды (6нчы стоматология поликлиникасы). Интернет-тавыш бирү йомгаклары буенча “Тамашачылар сөюе призы” Лиана Касыймовага эләкте (9нчы дәваханә).

Конкурста җиңгән Рамилә Латыйпова мондый чараларның аның өчен яңа булмавын әйтте.
- Мин Сибай медицина колледжын тәмамладым, хәзер Уфада эшлим һәм югары медицина белеме алырга ниятлим. Үзем Зианчура районыннан. Мәктәптә укыганда ук «Зианчура районы гүзәле» булган идем, шуңа әлеге бәйгедә катнашырга тәкъдим иткәч, шунда ук ризалаштым. Мондый конкурслар яңа хисләр, танышулар һәм үз-үзеңә ышаныч бирә, - дип уртаклашты ул.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин билгеләп үткәнчә, мондый башлангычлар беренчел профсоюз оешмаларының һәм яшьләр советларының актив позициясе нәтиҗәсендә туа.
- Шундый кызыклы чаралар оештырылуы яхшы. Барысы да фикердәшләр идеясеннән һәм командасыннан башлана. Әгәр инициатива кабул ителсә, ул республиканыкына әйләнә. Мөгаен, киләсе елда ук «Мисс медицина» конкурсы республика дәрәҗәсендә узар, - дип ассызыклады ул.

Оештыручылар билгеләвенчә, беренче конкурс медицина җәмәгатьчелеге өчен якты вакыйга булды һәм аның матур традициягә әверелү мөмкинлеге бар.

 

Уфаның иң гүзәл шәфкать туташы кем?
Уфаның иң гүзәл шәфкать туташы кем?
Уфаның иң гүзәл шәфкать туташы кем?
Уфаның иң гүзәл шәфкать туташы кем?
Уфаның иң гүзәл шәфкать туташы кем?
Уфаның иң гүзәл шәфкать туташы кем?
Уфаның иң гүзәл шәфкать туташы кем?
Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас