2020 ел. Замандашларыбызның күбесе бу елны оныта алмас, мөгаен... Моңа кадәр беркайчан да күзәтелмәгән вирус төре бөтен Җир шарын камап алды, тормышыбызга күп чикләүләр һәм үзгәрешләр кертте, бихисап кешенең гомерен өзде.
“COVID-19” пандемиясен китереп чыгарган SARS-CoV-2 коронавирусы белән авыру очраклары беренче тапкыр Кытайның Ухань шәһәрендә 2019 елның декабрендә теркәлә.
2020 елның 30 гыйнварында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу инфекция таралуны халыкара әһәмияттәге гадәттән тыш хәл дип белдерде, 11 мартта пандемия игълан ителде.
Башкортстанны да читләп үтмәде
Безнең республикада да коронавирус пандемиясе шул елның мартында башланды. Вирус таралу куркынычы сәбәпле, республикада төрле чикләүләр кертелде: 50дән артык кеше катнашлыгында киңкүләм чаралар үткәрү тыелды, транспортта һәм сәүдә биналарында катгый битлек режимы кертелде, дәүләт учреждениеләренә кергәндә температураны үлчәделәр һәм килүчеләрнең кулларын антисептиклар белән эшкәрттеләр.
13 апрельгә кадәр төбәктә тулы үзизоляция режимы гамәлдә булды, өйдән кайбер тармакларда эшләүчеләр генә чыга алды.
2023 елның 5 маенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы “COVID-19” пандемиясе статусын гамәлдән чыгарды. Әмма Башкортстанда коронавирус таралу куркынычы белән бәйле гадәттән тыш хәлләргә югары әзерлек режимы гамәлдә булуын дәвам итте.
Югалтулар күп булды...
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, пандемия вакытында республикада 366239 кеше авырган, коронавирустан һәм аның нәтиҗәләреннән 6055 пациент вафат булган.
Ничек кенә булмасын, коронавирус Башкортстанның сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни тормышына кагылды. Ковидтан һәм аның нәтиҗәләреннән республикада күп кенә танылган шәхесләр вафат булды. Мәсәлән, Уфа бу бәладән мэрын югалткан бердәнбер миллионлы шәһәр булды. 2020 елның 29 октябрендә коронавирус белән озак көрәшкәннән соң Башкортстан башкаласы мэры Өлфәт Мостафин вафат булды. Аңа нибары 61 яшь иде.
Шул ук елда ковидтан 33 кенә яшьлек Аскын районы хакимияте башлыгы Ришат Дихин вафат булды. Вазыйфа биләүчеләр арасында коронавирусның башка корбаннары арасында – Башкортстан кооператив институты ректоры, республиканың гадәттән тыш хәлләр министрының элекке урынбасары Фәнил Мәҗитов. Ул 58 яшендә вафат булды.
Куркыныч авыру җәмәгать эшлеклеләренең дә, танылган мәдәният эшлеклеләренең дә гомерен өзде.
Сынауны лаеклы үттек
Пандемия башлангач, нибары ике ел эчендә Башкортстанда дүрт яңа госпиталь төзелде. Башта төзүчеләр кыска вакыт эчендә Уфа районында госпиталь булдырды. Дәваханә шундый итеп проектланды — кош очышы биеклегеннән караганда ул ачылган курай чәчәген хәтерләтә.
Соңрак Стәрлетамакта, Туймазыда һәм Сибайда шундый ук йогышлы авырулар госпитальләре төзелде һәм җиһазландырылды. Бу чаралар коронавирус белән авыручыларны гадәти шәһәр дәваханәләреннән чыгарырга һәм акрынлап анда карантинны бетерергә мөмкинлек бирде. Республика җитәкчелегенең вакытында, дөрес һәм оператив кабул ителгән карарлары, медицина хезмәткәрләребезнең фидакарьлеге афәт белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирде.
Әйтергә кирәк, нәкъ яңа госпитальләрдә бер аягы белән гүрдә булган байтак якташыбыз савыга алды, вакытында ярдәм күрсәтелеп, күп пациентлар катлаулылыкларны урап узды. Монда табибларыбызның казанышы бәяләп бетергесез. Төнне көнгә ялгап эшләгән соклангыч һөнәр ияләре чын батырлык үрнәге күрсәтте. Кайберләре, чамасыз вирус йөкләнеше алып, арабыздан китте...
2023 елның апрелендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, барлык ковид госпитальләре гадәти күппрофильле дәваханәләргә үзгәртелә башлады.
...Бүген без урамга битлексез чыгарга курыкмыйбыз, эшкә, укырга йөрибез, дуслар белән аралашабыз. Шөкер, коронавирус афәте артта калды. Куркыныч авыру белән чын батырларча фидакарь көрәшкән табибларыбызга соклангыч хезмәтләре өчен бүген тагын бер тапкыр чиксез рәхмәтләребезне белдерик. Иң мөһиме — мондый афәтләр кабатланмасын...