-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Сирәк чире булган балалар өчен махсус меню кертәчәкләр

Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары менюның яңартылган стандартларын тәкъдим итте.

Сирәк чире булган балалар өчен махсус меню кертәчәкләр
Сирәк чире булган балалар өчен махсус меню кертәчәкләр

 

Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина сүзләренчә, дөрес сайланган туклану балаларның сәламәтлегенә генә түгел, өлгерешенә һәм гомум үсешенә дә йогынты ясый. Ул билгеләп үткәнчә, 1-4нче сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар туклану кертү инде нәтиҗә биргән: биш ел эчендә кече сыйныф укучылары арасында ашказаны-эчәк тракты авырулары 18 проценттан 3 процентка кадәр кимегән.

Республикада, шулай ук, сирәк очрый торган целиакия һәм фенилкетонурия белән авыручы балалар өчен аерым диеталар эшләнә. Аларга глютенсыз һәм аксымсыз рационнар кирәк.

Башкортстан мондый диеталарны ата-аналар белән бергә эшли башлаган беренче төбәк булды. 2020 елда алар хакимияткә мөрәҗәгать иткән, һәм нигез итеп иҗтимагый оешмалар биргән йорт рецептларын алганнар. Менюны “Роспотребнадзор” һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килештерделәр. 2024 елда мәктәпләрдә глютенсыз меню да барлыкка килде.

Радий Хәбиров искәрткәнчә, әле берничә ел элек ата-аналар мәктәпләрдә ризыкның сыйфатына зарланган — аны салкын һәм ашарга яраксыз дип атаганнар. Тукландыру базарында күп кенә эшкинмәгән операторлар эшләде, азык-төлек блоклары да начар хәлдә иде.

Хакимият проблемага җитди тотынды. Нәтиҗәдә, эре һәм ышанычлы тәэмин итүчеләр барлыкка килде, ә шикаятьләр саны кискен кимеде. Узган елда алар нибары 46 булган.

Туклану сыйфатын бракераж комиссияләре күзәтә, ә мәктәп сайтларында әзер ризыкларның фотосурәтләре белән меню бастыралар. Ата-аналар бәяләмәне электрон системалар аша калдыра ала, ә алар барысы да профильле ведомстволарга һәм республиканың идарә үзәгенә эләгә.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас