Проект Русия Федерациясенең 60 субъектында уңышлы гамәлгә ашырыла. Максаты - халык өчен дәүләт медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру.
Медчат турында мәгълүмат дәваханәләрнең сайтларында һәм социаль челтәрләрендә, төбәк һәм шәһәр киңкүләм мәгълүмат чараларында, поликлиникаларда һәм регистратураларда һәм хәтта ата-аналар чатларында урнаштырыла.
Медицина хезмәткәрләре ярдәмендә халык хәл итә алачак төп мәсьәләләр: табибка язылу, табибны өйгә чакыру, ташламалы дарулар алу, түләүле хезмәтләр һ. б.
Медчатта дәвалау һәм дарулар билгеләү, даруханәләрдә дарулар булу, ашыгыч медицина ярдәме эше, ашыгыч госпитализация һәм диагноз кую мәсьәләләре буенча консультация алырга ярамый.
Башкортстанда 10 медчат уңышлы эшли. Мөрәҗәгатьләр көн саен 08:00дән 20:00гә кадәр, дүшәмбедән шимбәгә кадәр кабул ителә. Үз медицина округының чатына керү бик җиңел, сылтама буенча күчү дә җитә: health.bashkortostan.ru
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102