+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада искиткеч катлаулы операция уздырдылар

Республикабыз башкаласының 21нче дәваханәсендә аскы казналыгында зур шеш булган пациентның бу шешен алганнар һәм югалган фрагментны тергезгәннәр — моның өчен үзенең аяк сөягенең бер өлешен кулланганнар. Казналыкны конструктор кебек 3D-шаблоннар буенча җыйганнар.

Уфада искиткеч катлаулы операция уздырдыларУфада искиткеч катлаулы операция уздырдылар
Уфада искиткеч катлаулы операция уздырдылар

 

Элек мондый пациентларны федераль үзәкләргә җибәрәләр иде, хәзер Уфада шундый операцияләр ясыйлар.

Бригада белән республиканың баш казналык-йөз хирургы Гүзәл Фәйзуллина җитәкчелек иткән. Операциядә Белоруссия коллегасы да катнашкан, ул — андагы Онкология үзәгенең фәнни хезмәткәре Александр Воробьев.

Операция уңышлы үткән. Хатын-кыз инде дәваханәдән чыгарга әзерләнә, яхшы сөйләшә, ашый һәм елмая ала.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас