-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Башкортстан укучылары өчен махсус меню эшләгәннәр

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә төбәк мәктәпләрендә туклануны оештыруга һәм сыйфатына багышланган киңәшмә узды.  

Башкортстан укучылары өчен махсус меню эшләгәннәр
Башкортстан укучылары өчен махсус меню эшләгәннәр

Чарада муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимият башлыклары катнашты.

Киңәшмәне ачып, Андрей Назаров ассызыклаганча, башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү өстенлекле юнәлеш булып кала.

- Төбәктә 1-4 сыйныф укучыларының барысы да түләүсез кайнар ризык белән туклана. Көн саен 200 меңгә якын бала баланслы иртәнге һәм төшке аш ала. Бу бик мөһим, бигрәк тә федераль дәрәҗәдә актив тикшерелә торган симерүне профилактикалау мәсьәләсен исәпкә алып. Нәкъ менә балачакта сәламәт азык-төлек һәм физик культура гадәтләре салына, - дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы.

Премьер-министр инфраструктураны модернизацияләү һәм санлы контроль инструментларын кертү буенча системалы эш алып баруны билгеләп үтте.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28578/

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас