Кан басымы авыртмый, ул кан тамырларын “ашый”
– Роман Юрьевич, бүген артериаль гипертония ни дәрәҗәдә җитди проблема булып тора?
– Гипертония – ул диагноз гына түгел. Бу вакытыннан алда кан тамырлары үлеменең төп факторы.
Җитди метаанализлар һәм ESC/ESH киңәшләре буенча, югары кан басымы — инфаркт, инсульт, йөрәк җитешсезлеге һәм хроник бөер авыруының төп сәбәбе.
Дөньяда 1,2 миллиардтан артык кеше гипертония белән яши. Һәм аларның яртысы кан басымын контрольдә тотмый. Бу сирәк патология түгел. Бу – системалы эпидемия.
– Ни өчен кешеләр югары кан басымы булуга тиешенчә әһәмият бирми?
– Чөнки гипертония мәкерле: ул авыртмый. Бер пациент: “150/95тә мин үземне яхшы хис итәм”, – ди. Әйе, сез үзегезне яхшы хис итәсез. Ләкин кан тамырларыгыз сезнең белән килешми.
Кан басымыгыз гадәттәгедән 20гә күтәрелсә дә, йөрәк-кан тамырлары үлеме куркынычы икеләтә арта. Бу күләмле тикшеренүләр нәтиҗәләре белән күп тапкырлар расланган ачы хакыйкать. Басым –эндотелийга (кан тамырларының эчке өслеге) механик йөкләнеш ул. Бу – кан тамырларының структурасы үзгәрү. Бу – миокард гипертрофиясе. Әйе, моңа да организм җайлаша. Әмма адаптация – хәвефсезлек дигән сүз түгел.
– Күпләр “бераз югары” кан басымы куркыныч түгел дип саный. Шулаймы?
– “Бераз югары” төшенчәсе юк. Инде кан басымын үлчәгәндә 130-139/80-89 мм рт һәм аннан югарырак саннар күрәсез икән, хәвеф арта башлый. Бу җитди рандомизацияләнгән тикшеренүләр белән расланган. Гипертония атлап чыга торган бусага түгел, бу куркынычның башы.
Сез 180/110га кадәр барып җитә алмаска мөмкинсез. Сул карынчык гипертрофиясе һәм кан тамырларының сизелерлек зарарлануы формалашу өчен 145/90 белән 10-15 ел дәвамында яшәү җитә. Проблема басым сикерешендә түгел. Проблема аның хроник булуында.
– Еш кына пациентлар “даруларга утырырга” курка. Бу ни дәрәҗәдә хәвеф белән яный?
– Бу иң куркыныч иллюзияләрнең берсе. Кешеләр препаратларга бәйлелектән курка, әмма контрольсез кан басымына бәйлелектән курыкмый. Гипертониягә каршы заманча препаратлар йөрәкне “утыртмый”. Алар инсульт куркынычын 30-40 процентка, инфаркт куркынычын якынча 20-25 процентка киметә. Бу – статистика. Бу – дәлилләнгән медицина. Дәвалану түгел, ә аның булмавы күпкә куркынычрак.
Инфаркт кинәт булмый. Аңа еллар буена киләләр
– Роман Юрьевич, Сез көн саен операция бүлмәсендә эшлисез. Ни өчен инфарктларны әлегә кадәр көтелмәгән хәл дип атыйлар?
– Чөнки кешеләргә закончалыкка караганда очраклылыкка ышану җиңелрәк. Мин даими рәвештә операция бүлмәсенә әле кичә генә үзләрен тулысынча сәламәт хис иткән пациентлар янына керәм. Эш, спорт, актив тормыш... Ә бүген – коронар артериянең тулы окклюзиясе, ягъни кан тамырлары гәүдәне тулысынча тәэмин итүдән “баш тарта”. Инфаркт авырту көнендә башланмый. Ул еллар буе формалаша. Организм ахырга кадәр “дәшми”.
– Пациентлар ешрак нәрсәне күздән ычкындыра?
– Алар йөрәкнең ишемик авыруы кан тамыры үткәрү сәләтен югалткач башлана, дип уйлый. Тик интервенцион кардиолог буларак мин башка картина күрәм. Тараю дәрәҗәсе генә куркыныч түгел. “Бляшка”ның тотрыксызлыгы куркыныч. Инфаркт еш кына 40-50 процент стеноз вакытында була. Кан тамыры өзелеп китә, тромб – һәм берничә минут эчендә савыт тулысынча ябыла. Пациент “куркыныч бернәрсә дә булмас” дип ышана. Ә системалы процесс инде бара. Ишемия – кан тамырлары өслегенең хроник шешүе. Бу – эндотелиаль дисфункция. Бу – тупланып килгән биологик дисбаланс.
– Ул чагында стентлар һәм шунтирование проблеманы хәл итәме?
– Алар анатомия мәсьәләсен чишә. Мин кан агымын тергезәм, артерияне ачам, миокардны коткарам. Ләкин әгәр операциядән соң стратегия үзгәрмәсә – авыру дәвам итә. Стент беренчел сәбәпләрне гамәлдән чыгара. Атеросклероз системалы процесс булып кала. Интервенция – дәвалануның бер этабы. Ләкин ул аның белән бетми әле.
– Сез “рабочее давление” турында еш ишетәсезме?
– Даими ишетеп торам. “150/90 белән 20 ел яшим”, янәсе. Әйе, яшисез. Ләкин кан тамырлары тизрәк картая. Контрольдә тотылмый торган гипертензиянең һәр елы ул:
* кан тамырлары өслеге моделе үзгәрү,
* миокард гипертрофиясе,
* атеросклерозның тизләнеше,
* инсульт куркынычы арту.
Югары кан басымы – кан тамырларына көн саен өстәмә йөкләнеш ул!
Мин терапиядән Интернеттагы мәгълүматларга таянып баш тарткан кешеләргә операция ясыйм. 45-50 яшьлек пациентның коронар үзгәрешләрен күрсәң, “мифлар” турындагы бәхәскә шунда ук нокта куела. Бу очракта статиннар да тулысынча ярдәм итәлми. Әмма зур куркыныч тудырган пациентларда алар катастрофа ихтималын сизелерлек киметә.
– Куркыныч нәтиҗәгә килүне нәрсә үзгәртә?
– Иртә диагностика һәм куркыныч белән системалы идарә итү. Стенокардия булганчы, ЭКГда үзгәрешләр барлыкка килгәнче үк!
* Югары кан басымы,
* дислипидемия,
* инсулинга каршы торучанлык,
* гаилә хәле,
* тәмәке тарту белән бәйле,
* хроник стресс күзәтелгән очракта ук.
Бу вакытта авыру белән идарә итеп була.
Пациент миңа кискен фазада эләккәндә, без нәтиҗәләр белән эшлибез. Алдан эш итү күпкә җиңелрәк.
– Белгеч буларак, Сезнең мәсьәләгә карашыгыз нинди?
– Мин клиник кардиологияне һәм интервенция практикасын берләштерәм.
Мин:
* хәвеф факторлары этабында,
* тотрыксыз бляшка этабында,
* кискен окклюзия вакытында авыруны күрәм.
Бу стратегияне принципиаль рәвештә башкача аңларга мөмкинлек бирә. Минем карашым:
1. Кан тамырлары куркынычын тулысынча бәяләү.
2. Липид профилен һәм ялкынсыну маркерларын тирән анализлау.
3. Йөрәкнең структур үзгәрешләрен бәяләү.
4. Шәхсән медикаментоз тактика.
5. Даими тикшерелеп тору.
Югары кан басымыннан таблетка бирдек, яисә стент куйдык та оныттык түгел, ә процесс белән системалы идарә итәргә кирәк.
Йомгаклап шуны әйтә алам: күпчелек кеше инфаркт кинәт кенә була дип уйлый, минем практикада алай булганы юк! Югары кан басымын игътибарсыз калдырмагыз, терапиядән баш тартмагыз, “бу миңа кагылмый”, дип, үз-үзегезне тынычландырмагыз. Йөрәк бик сирәк кисәтә һәм бер мизгел эчендә сезнең битарафлыкны гафу итүдән туктый.
Әгәр дә сез без язганны укып, бер генә секундка булса да кан басымыгыз, холестерин дәрәҗәсе яки гаилә тарихы турында уйлангансыз икән – ихтимал, ул сезне сәламәтлектәге котылгысыз катлаулылыклардан саклап калыр.
Мин пациентлар белән операция бүлмәсендә түгел, ә кабинетта танышуны өстен күрәм.
– Әңгәмә өчен рәхмәт, Роман Юрьевич.
Резида ВӘЛИТОВА әңгәмәләште.