Галимнәр иң көчле нәтиҗәне ферментланган сөт продуктлары, аерым алганда, йогурт бирүен ачыклаган. Аларны куллану гомум үлем куркынычын 6 процентка киметә.
Сыр уртача файда күрсәтә, бигрәк тә үпкә рагыннан үлем куркынычын киметә.
Иң тәэсирле саннарны шоколад күрсәткән. Аны куллануны йөрәк-кан тамырлары патологияләреннән үлем куркынычын 15 процентка киметү белән бәйләгәнәр. Галимнәр моны кан тамырларының торышын яхшырта торган полифенолларның күп булуы белән аңлата.
Авторлар әлеге тикшеренүнең гомум характерда булуын һәм турыдан-туры сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен билгеләмәвен ассызыклый. Шуңа да карамастан, галимнәр телгә алынган продуктларны рационга кертергә киңәш итә.