Конгрессның пленар өлешендә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм профилактик медицина фәнни-тикшеренү үзәге директоры, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомум табиблык практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Оксана Драпкина, Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева, БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе мохбир әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор Валентин Павлов, сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль һәм төбәк идарә органнары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, штаттан тыш баш белгечләр, медицина оешмалары җитәкчеләре катнаштылар.
Конгресста катнашучыларны Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сәламләде.
- Хөрмәтле коллегалар, беренчел медицина-санитария ярдәме мәсьәләләре буенча Бөтенрусия конгрессында катнашучыларны сәламлим. «Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле без беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү өчен шартлар тудырабыз. Бүген бу уңайлы һәм заманча поликлиникалар, пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы мохит, - диде ул. - Бүген конгрессны кабул итүче Башкортостанда беренчел звеноны модернизацияләү буенча планнарның гамәлгә ашырылуын аерым билгеләп үтәсем килә. 5 ел эчендә төбәктә тиз төзелә торган 495 модульле объект файдалануга тапшырылган, 82 бинада ремонт ясалган. 19 000 берәмлеккә якын медицина җиһазы һәм 657 берәмлек автотранспорт урнаштырылган. Ышанам, төбәк халык файдасына динамик үсешен дәвам итәчәк.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин республика Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү сүзен укып ишеттерде.
Конгресс бай һәм актуаль эшлекле программа тәкъдим итә, ул үзара хезмәттәшлекнең төрле формаларын үз эченә ала: пленар утырышлар, симпозиумнар, “түгәрәк өстәлләр” һәм фәнни докладлар. Бу программа Русиядә беренчел сәламәтлек саклауның заманча тенденцияләренә һәм үсеш перспективаларына һәрьяклап күзәтү тудыра.
Конгресс кысаларында иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү максатыннан төбәкнең медицина оешмаларына экскурсияләр оештырылды, шулай ук республикада медицина профилактикасы хезмәтенең юбилеена багышланган «Эшнең яңа парадигмасында сәламәтлек үзәкләре» симпозиумы узачак.
- Башкортостан - бай традицияле һәм куәтле сәнәгать потенциалы булган төбәк, һәм без зур илебезнең барлык субъектларыннан коллегаларны кабул итүгә шатбыз. Беренчел звенода бүген милли максатка ирешү — гражданнарыбызның озын гомерлелеген һәм актив тормышын булдыру өчен төп ресурс салынган. Халыкның сәламәтлеге - төбәкнең социаль иминлегенең төп индикаторы һәм дәүләтнең, медицина бергәлегенең һәм һәр кешенең тырышлыгы синергиясе нәтиҗәсе. Соңгы елларда безнең сәламәтлек саклау системасы персональләштерелгән, предиктив медицинага күчә, анда профилактика җөйсез процесска әверелә, ул кешене гомер буе озата бара, - диде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Министр билгеләвенчә, Башкортстанда беренчел звеноны үстерүгә зур игътибар бирелә. Медицина хезмәтләреннән һәм профилактик чаралардан файдалану мөмкинлеген арттыру өчен Башкортстанда 430 мең баланы үз эченә алган «Мәктәп медицинасы», 280 мең кеше кабул ителгән ФАПларда диспансерлау һәм 195 мең предприятие хезмәткәрен тикшерү мөмкинлеге биргән сәнәгать диспансерлау проектлары эшләтеп җибәрелдгән.
-«Сәламәтлек поездлары» эше үзен уңышлы күрсәтте. Бу эш «Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе кысаларында башкарыла. Узган ел анда катнашучылар саны рекорд куйды - 175 мең кеше тикшерелде. «Диспансерлау төне» акциясе һәм СВО катнашучылары өчен «Үзебезнекеләр өчен диспансерлау» махсус программалары кебек яңа эш форматлары зур ихтыяҗ булуын исбатлады, - диде Айрат Рәхмәтуллин.
Ул шулай ук сәламәтлек саклауның яңа моделе нигезенә республикада 24 сәламәтлек саклау үзәге эшләвен дә әйтте.
Уфадагы Бөтенрусия конгрессы - илнең медицина җәмәгатьчелеге өчен беренчел медицина-санитария ярдәмен оештыруда актуаль проблемалар, инновацион алымнар һәм алдынгы технологияләр, шулай ук медицина хезмәткәрләре, фәнни институтлар һәм дәүләт органнары арасында тәҗрибә уртаклашуга багышланган иң зур вакыйга.
Автор фотосы.