+9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 апрель , 18:42

Бүген - Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне

Аутизм - нерв системасының бозылуы, ул төрлечә булырга мөмкин: социаль аралашу бозылуы, кызыксынулар чикләнү һәм гел бер гамәлне кабатлау.  

Бүген - Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне
Бүген - Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне

Мондый балаларга иң гади нәрсәләр дә җиңел бирелми, шуңа күрә аутизмлы балалар белән даими шөгыльләнергә кирәк.

Белгечләр билгеләвенчә, аутизмлы балаларның төп дефициты - социаль күнекмәләр булмау. Шуңа күрә аларга коррекция балалар бакчасында яхшырак, диюләре дөрес түгел, чөнки бу - изоляцияләнгән мохит. Алар гадәти җәмгыятьтә яшәргә тиеш.

Хәзер аутизмлы кайбер балаларның тьюторлары — махсус ярдәмчеләре, формаль булмаган укытучылары барлыкка килде. Тьюторлар белән мондый балалар гадәти мәктәпкә йөри ала. Әмма әлегә бу институт үсешә генә башлады.

Аутизм проблемалары турында мәгълүмат бирү җәмгыять тарафыннан үзенчәлекле кешеләрне кабул итүдә, алар өчен тулы канлы һәм бәхетле тормыш өчен шартлар тудыруда башлангыч роль уйный.

Русия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова кушуы нигезендә безнең илдә аутистик спектр тайпылышлары булган балаларны һәм яшь өлкәннәрне социализацияләү буенча чаралар комплексы кабул ителүгә әзерләнә, ул гомер буе аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган балаларны һәм өлкәннәрне өзлексез ведомствоара озата бару системасын булдыруга юнәлтелгән.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас