+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 Апреля , 04:59

Иң зур байлык – саулык шул...

6-12 апрельдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгын игълан итте (7 апрельдәге Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан).  

Иң зур байлык – саулык шул...Иң зур байлык – саулык шул...
Иң зур байлык – саулык шул...

Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне үтә.
1948 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Уставы көченә керә. Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләү идеясе ассамблеянең беренче сессиясендә үк тәкъдим ителә.

Һәр елны бу көн билгеле бер темага багышлана һәм сәламәт тормышны пропагандалаучы төрле чаралар үткәрелә. Алар кешеләр сәламәтлекнең никадәр мөһим икәнлеген аңласын өчен оештырыла.

Бөтендөнья сәламәтлек көне һәрвакыт глобаль проблемаларга багышлана һәм төрле девиз астында үтә. Соңгы елларда сәламәтлек темасы иң көнүзәк мәсьәләләр исемлегендә булды, пандемия күпләрнең бу мөһим тармакка игътибарын җәлеп итте. Кызганычка каршы, инфекцияләрдән башка да дөньяда бик күп авырулар бар. Аларны кисәтүгә һәркем өлеш кертә ала. Моның өчен үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу таләп ителә.

Бөтендөнья сәламәтлек көне – планетада яшәүче һәр кешенең игътибарын сәламәтлек һәм аны саклау проблемаларына җәлеп итүгә корылган глобаль кампания.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас