Сәламәтлек саклау
15 апрель , 13:17

Уфаның 21нче дәваханәсе күренекле галим исемен йөртәчәк

Бүген Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсендә учреждениегә Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, профессор, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Венер Сәхәветдинов исемен бирү тантанасы булды.  

Уфаның 21нче дәваханәсе күренекле галим исемен йөртәчәкУфаның 21нче дәваханәсе күренекле галим исемен йөртәчәк
Уфаның 21нче дәваханәсе күренекле галим исемен йөртәчәк

Чарада Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, Дәүләт думасы депутаты Динар Гыйльметдинов, БДМУ ректоры Валентин Павлов, профессор Вил Тимербулатов, Венер Сәхәветдиновның хатыны һәм кызы, дәваханә табиблары һәм башкалар катнашты.

Күренекле галим һәм хирург Венер Сәхәветдинов берничә медицина белгечлеген берләштерә: патологоанатом, окулист, гематолог булып эшли. Үз карьерасында ул 1000нән артык операция башкарган. Аның җитәкчелегендә 1983 елда 21нче дәүләт клиник дәваханәсендә хирургия хезмәте оештырыла.

Айрат Рәхмәтуллин билгеләвенчә, дәваханәгә Венер Сәхәветдинов исеме бирелү – мөһим вакыйга.
- Венер Газиз улы дәваханә үсешсен өчен барлык көчен салды. Ул 100дән артык фән кандидаты һәм докторы әзерләде. Аның барлык укучылары да үзләрен лаеклы күрсәтте, - диде ул.

Динар Гыйльметдинов үз чыгышында 21нче дәваханәнең юл-транспорт һәлакәтләрендә каза күрүчеләрне уңышлы дәвалаганын искә алды, дәвалау учреждениесенең киләчәктә матур нәтиҗәләргә ирешәчәгенә ышаныч белдерде. Ул уңышлы эшләүче медикларга Рәхмәт хатлары да тапшырды.

Валентин Павлов яшьлегендә биредә хезмәт юлын башлавын, Венер Сәхәветдиновның искиткеч кеше, табиб һәм укытучы булганын искә төшерде. Вил Тимербулатов дәваханәгә бу исемнең бирелүенә чиксез шат һәм рәхмәтле булуын белдерде.

Галимнең кызы Индира Сәхәветдинова әтисе рухына багышлап шигырь сөйләде.

Тантанада дәваханә холлының икенче катында Венер Сәхәветдиновка багышланган музей ачылды, аның бюстына чәчәкләр салынды.

Автор фотолары.

Уфаның 21нче дәваханәсе күренекле галим исемен йөртәчәк
Уфаның 21нче дәваханәсе күренекле галим исемен йөртәчәк
Уфаның 21нче дәваханәсе күренекле галим исемен йөртәчәк
Уфаның 21нче дәваханәсе күренекле галим исемен йөртәчәк
Уфаның 21нче дәваханәсе күренекле галим исемен йөртәчәк
Уфаның 21нче дәваханәсе күренекле галим исемен йөртәчәк
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас