

Евгений Шляхто Республика кардиоүзәгенең һәм Башкортостан сәламәтлек саклау министрлыгының йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендәге эшен югары бәяләде.
Очрашуда тармакның кадрлар потенциалына аерым игътибар бирелде. Инфраструктураны модернизацияләү яңа буын табибларны җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
- Иң мөһиме, Республика кардиология үзәге үсеш ноктасына һәм яшь белгечләр үзләрен күрсәтә алырлык мәйданчыкка әверелде. Бу заманча технологияләр һәм мөмкинлекләр, - дип ассызыклады Евгений Шляхто.
Шунысы мөһим: Башкортстанда йөрәк-кан тамырлары системасы буенча авыру күрсәткечләре Русиядәге уртача күрсәткечләрдән 20-25 процентка түбәнрәк. Бу бөтен ил өчен үрнәк.
Академик шулай ук авыр патологияле пациентларга ярдәм күрсәтүне координацияли торган йөрәк-кан тамырлары куркынычлары белән идарә итү үзәге эшен билгеләп үтте.
- Бу үзенә күрә штаб, ул ярдәм күрсәтүдән алып компетенцияләр үзәкләрен формалаштыруга кадәр бөтен системаны контрольдә тота, – дип ассызыклады Евгений Шляхто.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республикада медицина учреждениеләренең матди-техник базасын яңарту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү белгечләрнең эш шартларын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде.
- Фельдшер-акушерлык пунктларыбызны тәртипкә китердек. Элек аларның кайберләре узган гасыр биналарында булган. Мондый шартлар, әлбәттә, заман таләпләренә туры килмәде. Шуңа күрә инфраструктураны камилләштерү сәламәтлек саклау системасын үстерүдә мөһим адым булды, - диде Башкортстан Башлыгы.